Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сидоровлар - коллективның йөзе (+фото)

Балтачның «Наз» үзәгендә күп еллар инде Нина һәм Павел Сидоровлар эшли.

Социаль хезмәткәр Нина Тихоновна 17 ел үз карамагындагы кешеләргә ышанычлы ярдәмче булып тора. Ул белемле һәм җаваплы хезмәткәр. Социаль өлкәдә 14 ел хезмәт стажы булган Павел Пантелеймонович машина йөртүче булып эшли һәм «Өлкән буын» милли проектын тормышка ашыруны тәэмин итә. Сидоровларның  олы  кызлары Людмила да әти-әнисе юлыннан китә. Менә инде дүрт елдан артык ул, әнисе кебек үк, ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм күрсәтә, һәркем белән уртак тел таба.

Сидоровлар -тыйнак, хезмәт сөючән, җаваплы, ышанычлы кешеләр. Нәкъ менә шундый хезмәткәрләр безнең коллективның йөзе булып тора да инде, - диләр «Наз» үзәгендә .

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев