Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Сигез егет Чаллының «КамАЗ» заводында практика үтә»

Заманында авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләп чыгаруда дан тоткан СПТУ 2014 елдан бирле Арча аграр сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалы булып тора. Районда яшәүчеләр аны җайлаштырып, Норма һөнәр лицее дип йөртә, хәер, берара рәсми исеме дә шулай булып алды. Һөнәр көллияте бу арада үзгәрешләр эчендә кайнап, яңалыкларга омтылып яши. Филиал җитәкчесе Нияз Филсур улы Хәкимов белән булган әңгәмәбез дә шул хакта.

– Нияз Филсурович, заманында йөзәрләгән студент укыган көллияттә хәзер ничә студент белем ала һәм алар нинди һөнәрләр үзләштерә?

– Хәзерге вакытта 87 егет белем ала. Егетләр авыл хуҗалыгы производствосы мастеры һәм тракторчы-машинист (машинистны йөк машиналары йөртүче дип укырга кирәк) һөнәрен үзләштерә. Әлеге һөнәр үз эченә өч квалификацияне ала – тракторчы, шофер, авыл хуҗалыгы машиналарын һәм жиһазларын ремонтлау буенча слесарь. Һәм шушы һөнәргә өстәмә рәвештә авыл хуҗалыгы производствосында эшләү өчен мастерлыкка да укыталар. Монысына җиңел машина йөртү һәм терлекчелек операторы керә, ягъни укыган кеше механикалаштырылган терлекчелек фермаларында оператор булып эшли ала. Тырышып укучыларга ай саен 475 сум дәүләт стипендиясе каралган. 2021-22 уку елына мастерлык һөнәренә 25 кеше алачакбыз.

– Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре белән килешүләр төзеп эшләү кебек алымнарыгыз бармы?

– Бүгенге көндә 15 студент белән район авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре арасында килешүләр төзелде. Килешү нигезендә, әлеге хуҗалыклар студентларга ай саен 3000-4000 сум күләмендә стипендия түли, практиканы да шул җәмгыятьтә үтәләр, укуларын тәмамлагач та биредә эшләячәкләр. «Алга» җәмгыяте – 2, «Игенче» – 1, «Сорнай» – 1, «Кама» – 2, «Татарстан» – 3, Бөрбаш – 1, Тимирязев исемендәге җәмгыять – 3, «Активист» – 1, «Якты юл»  1 студентын шулай укыта. Әлбәттә, бу юнәлештә, ягъни авыл хуҗалыгының җитештерү өлкәсенә кадрлар әзерләүдә район җитәкчелеге зур терәк булды.

– Белем алганда да уңай шартлар булуы мәслихәт бит...

– Соңгы вакытта көл-лияттә укучыларны автобуслар белән йөртү оештырылды. Шубан, Карадуган, Нөнәгәр якларыннан килеп укучылар Норма-Лызи-Чутай маршруты автобусына бушлай утырып йөри. Укучыларны бушлай йөрткән маршрут хуҗасы Рафил Габдрахмановка без бик рәхмәтлебез. Чепья ягыннан укучылар өчен автобусны ХЭСтан алдык. Көллият биналарына капиталь ремонт көтелә. Бер бинаның икенче катын студентлар өчен тулай торак итәргә исәп.

– Сигез егетегез Чаллыда гигант «КамАЗ» заводында практика үтә дип беләбез...

– Әйе, сигез егетебез «КамАЗ» машиналарын тулысынча җыеп чыгара торган заводта тәҗрибә туплый, эшкә өйрәнә. Шунда ук хезмәт хакы да алачак. 12 апрельдән 30 апрельгә кадәр алар биредә. Бу әле практика үтүче беренче төркем, алга таба да «КамАЗ» белән  хезмәттәшлекне югалтмаска иде дигән план бар. Тәҗрибә туплауга егетләр үзләре дә бик теләп риза булды, әти-әниләр дә каршы килмәде.

– Филиалда егетләр генә укый. Кызлар да укырмы сездә?

– Яңа уку елыннан кызлар да пешекче-кондитер белгечлеге буенча укый алачак, 25 кеше әлеге юнәлештә белемгә ия булачак. Шуның буенча лицензия алу белән мәшгульбез. Читтән торып бухгалтерия юнәлешендә белем туплаячаклар. Көллиятне тәмамлаганнан соң, укуларын югары уку йортларында дәвам итүчеләр күп. Күбрәк Авыл хуҗалыгы академиясендә белем алалар. Районда бүгенге көндә төрле өлкәләрдә җитәкчелек постларын биләүчеләр арасында да мәктәпне тәмамлагач иң беренче бездә белем алучылар хәйран. Түләүле рәвештә эретеп ябыштыручы һөнәренә, машина йөртү таныклыгына да укып була бездә. Пешекче курслары да бар.

– Элек лицейга укуга дәшеп, андагы шартлар белән кызыксындырып, авылларда очрашулар үткәрәләр иде...

– Хәзер дә ул күркәм гадәт  саклана. Үзем дә  мәктәпләрдә булып, 9 сыйныф укучылары белән очраштым. Әти-әниләр җыелышларында катнашабыз, мәктәпләрдә профориентацияләр үткәрәбез. Шуны әйтә алам, бездә укыганнар югалмый, кулларыннан эш килә, һәрчак авыл өчен файдалы белгечләр булып калалар. Шуңа күрә, көллияткә һич икеләнмичә укырга килә аласыз, хөрмәтле булачак студентлар. Әти-әниләр дә шартлар өчен борчылмасын, юл, яшәү мәсьәләләре район җитәкчелеге контролендә, туклану буенча кыенлыклар юк. Һөнәрле кеше– кирәкле кеше булып яшисе килгәннәрне көллияткә чакырып калам.

– Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Егетләр-кызлар чакыруыгызны кабул итәрләр, укырга килерләр дип ышаныйк.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һөнәр