Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шигъри тәлгәш: Камилә Сафиуллина шигырьләре

Бер агачны киссәң өчне утырт

Үзем турында үзем.


Мин, Камилә — шаян, шук кыз,
Өлкән онык, өлкән кыз.
Сеңелләремә мин апа,
Кирәк чакта чып-чын дус.

 

Сентябрь аен яратам,
Чөнки мин туган ай ул.
Кыз йолдызлыгы үземә
Чибәрлек биргән бик мул.

 

Күсе бит мин, һәрнәрсәне
Еракка җыеп куям.
Кая куйганым онытылса,
Сеңелемнән сорап торам.

Мин биюче, спортсмен,
Азрак җырлый да беләм.
Дөнья шундый рәхәт бит,
Шатланам, уйныйм, көләм.

Мин бәхетле, әтием бар,
Әнием яннарымда.
Ике әбием, ике бабам,
Сөеләм алларында.

Биергә бик тә яратам,
Укырга да булдырам.
Туган авылым- Яңгул илен
Чын күңелдән яратам.


Дуслар белән саклыйк бергәләп.

Аллаһ безгә Җирне бүләк иткән, 
Гүзәллекне биргән, күрегез. 
Саклагыз сез, дигән, Туган җирне, 
Кадерләрен аның белегез.

Елга, күлләр, агач һәм үләннәр 
Җир бизәге, күңел байлыгы. 
Сындырмыйча, өзми, пычратмый, 
Саклап яшәр җирдә иманлы.

 

Кошларны ул дусты итеп күрер, 
Һич рәнҗетмәс киек җәнлекне, 
Саф һавасын сулап туган җиргә 
Кирәклеген сизәр күңеле.

 

Бер агачны киссәң өчне утырт,
Җимлек, оя яса кошларга. 
Чүплекләрдән тирә-юньне сакла! 
Чакыру сал якын дусларга!

Ялгыз башың Җирне саклап булмас, 
Көрәшергә кирәк күмәкләп. 
Аллаһ безгә бүләк иткән Җирне
Гүзәлрәк итик бергәләп. 
Дуслар белән саклыйк бергәләп!

Пластик бутылкалар турында

Өйне, илне-бар дөньяны
Чолгап алды пластик.
Су алсаң да, май алсаң да,
Өстәлеп тора шул тик.

Нишләтергә дә белмимен,
Чүпкә ташлап карадым.
Күп бит алар, яндырдым да,
Чокырга күмеп куйдым.

Ә аннары уйга калдым
«Икенче тормыш» кирәк.
Тик кешеләр арасында,
Колак салучы сирәк.

 

Шәһәрдә бит пластикны
Гел аерым җыялар.
Икенчел эшкәртеп аңа
Шампун тутырып куялар.

 

Пластик бутылкаларны
Төрлечә кулланалар.
Түбәдә су җылыталар,
Душ та кереп куялар.

Ә кемнәрдер көймә ясый
Елгаларда йөзәләр.
Теләсәләр кызыналар,
Балыклар да сөзәләр.

Ә мин исә бакча өчен
Инвентарьлар ясадым.
Көрәк, соскыч, себеркене
Почмакка сөяп куйдым.

Ә кайдадыр зур храмнар,
Теплицалар салганнар
Миллионлаган бутылкалар,
Шулай катып калганнар.

Ә без мондый бутылкага
Үсенте утыртабыз.
Ташламыйбыз, яндырмыйбыз,
Бик тә сакчыл хуҗа без.

Пластик чәчәкләр иссез
Булса ни, барыбер матур.
Кояшлы бакча эчендә
Алардан сибелә нур.

Пластик җирдә череми,
Исегездә тотыгыз.
Еламасын Җир-анабыз,
Табигатьне саклагыз!

 

Телләр бакчасында йөрим.

Гөлләр бакчасы күк матур икән
Бу дөньяның телләр бакчасы.
Инглизчәсе, немец, французчасы,
Удмуртчасы, мари, русчасы.
Җанга җылы, тәнгә рәхәт бирә,
Туган телем миңа — татар телем.
Көндез кояшым күк, төнлә — аем,
Анам теле минем — татар теле.
— Әнием,— дип дәшәм саф татарча, 
— Исәнмесез, диям һәркемгә.
Туган телем Туган илемне дә
Чын күңелдән куша сөяргә.

 

Җирне, күкне, болын - тугайларны
Мин ишетәм туган телемдә. 
Чишмәләр дә туган телдә җырлый,
Сайрый кошлар минем телемдә.

 


Дөнья матур, дөнья нинди гүзәл,
Тынып калган бөтен табигать.
Һәрбер бала үз телендә җырлый, 
Үз телендә тыңлый хакыйкать.
Гөлләр бакчасы күк туган телләр,
Өйрәтәләр безгә бик күпне.
Һәрбер бала белсен туган телен,
Хөрмәтләсен башка телләрне.

Авылым халкы

Туган авылым күпмилләтле минем,
Кемнәр генә бездә яшәми.
Татар, урыс, мари, удмурты да,
Үз телендә генә сөйләшми.
Әрмән Яша татар телендә дә,
Шулкадәрле чиста сөйләшә.
Чуваш Люба мордва кызы белән
Нәрсә турындадыр серләшә.
Гаҗәп түгел, бар да телне белә,
Татар теле бигрәк матур ул.
Детсадтан ук бездә һәрбер бала
Кимендә өч телне белә шул.
Шуңа күрә бездә дус һәм тату,
Бердәм яши төрле милләтләр.
Үз телләрен камил беләләр,
Тукай телен хөрмәт итәләр.

Күңел кыллары
Күңелемнең иләс чагы
Нидер эшлисе килә.
Каян тотынырга белмим,
Әбекәй миннән көлә.

Дәресләремне хәзерлим
Өйдә тәртип булдырам.
Радиодан җыр яңгырый,
Мин аннан да уздырам.

Әти-әни кайтуына,
Ашлар пешереп куям.
Әтием пирог ярата,
Ансын өлгертә алам.

Эшләр генә җитми миңа,
Кулга каләм аламын.
Күңелемдәге хисләремне
Ак кәгазьгә саламын.

Дусларымның хәлен беләм,
Хатлар язышып кына.
Әллә ничә хат килгән бит, 
Телефонга бүген дә.

Күңел каядыр ашкына,
Яшьлеккә таба бугай.
Миңа бары 14 яшь бит. 
Шаярма йөрәк алай.


Каз өмәсе.


Каз өмәсе бүген бездә,
Җыелган күпме кызлар.
Апалар күрсәтмә бирә, 
Ничек йолкырга казлар.

Һәрнәрсәнең рәте бар шул,
Кызлар беләләр моны.
Күлмәк эштә дә күренә
Кызларның булганлыгы

Йолкыган казларны асып 
Кызлар чишмәгә китә.
Гамун тоткан егетләр дә
Шул кызларга иярә.

Чишмә буенда музыка
Җыр, такмаклар әйтелә.
Биюләрсез буламы соң?
Яшьләр җыелган җирдә.

Казларны юып кайтышка
Хуҗа пешергән коймак.
Аш-бәлешләр кичкә пешә
Бик күп җыела кунак

Кичке мәҗлес кыза гына
Чыңлый чулпы төймәсе.
Бик борыннан килгән гадәт
Татарның каз өмәсе.

Каз өмәсе, беләсезме?
Ул гел кызлар өмәсе.
Эше нәрсә, авыр түгел
Күңел ачу чарасы.

Кунак җыю, кунак сайлау
Авылның бер йоласы.
Аш-суга оста апалар
Пешерә каз боткасы

Казлар күп булсын дигәне
Толын бер изге йола.
Казлар йомырка басканда
Кырдан саламы кайта

Каз каурыйларын сыдырып
Су юлына чәчәләр.
Каз канатын очын кисеп,
Дус-ишкә тараталар.
Татар халкы каз ярата,
Каклаганын бигрәк тә.
Халкымның изге йоласы
Яшәр гомер-гомергә

Кызларга
(Г. Афзалның «Ялкау кызлар» шигырен укыгач)
Урам буйлап кызлар килә
Бары да матур киенгән.
Чәчләре җирдә тирбәлә,
Каш, йөз шундый бизәнгән.

 

Кайсы мәктәп укучысы, 
Ә кайсыдыр бетергән.
Колакларда наушниклар,
Телефоннар бер дигән.

 

Бу кызларны ничек мактыйм,
Ялкау болар барысы да.
Интернет белән укыйлар,
Белем калмый башында.

Киләчәктә бәлки кемдер
Укып зур кеше булыр.
Начальник бичәсе булып,
Гел югары утырыр.
Акча күктән яумый икән
Моны һәммәбез дә белә.
Кызлар тиеш эш белергә —
Пешерергә, җыештырырга,
Сөяргә һәм сөелергә.

Кызлар, әйдә, ялкау булмыйк,
Тырышкан бит һәрчак таба.
Уңган диеп сөйләсеннәр
Әби-бабай, хәтта бала-чага.

Тантана 
Бисмилләһи диеп башлыйм әле,
Хәерле эш шулай башлана.
Бисмилләһи диеп әйткән саен
Күңелләрем нурга урала.

Әби-бабам ислам динен тоткан,
Ислам нурын җиргә тараткан.
Суслонгерда ачка интеккәндә
Бабам күңелен намаз юаткан.

Аллаһ биргән иман күңелемдә
Дога кылам озын кичләрдә;
-Ислам нуры иңсен бар җиһанга!
Тынычлык та килер дөньяга.
Бөек Болгар бәйрәм итә быел,
Ислам дине итә тантана!
Югалмасын өчен иман, динем,
Басыйк сафка бала һәм ана!

Мең бер йөз ел да үтте,
Замананың булды төрлесе.
Бүгенгесе күңелгә нур бирә
Кыйблабыз бит ислам дөньясы.

Татар халкы яшәгән һәр җирдә
Мәчет салган, нурлы ае да.
Азан тавышы яңгырый һәр тарафта
Моңлы, нурлы аның көе дә

Татар барда, хәтәр бар диләр бит,
Халкым үз диненнән һич язмас.
Япь-яшь егет, кызлар диндә бүген
Изге ислам дине югалмас.

Буран
Туган якка ак кыш килде,
Урамда буран дулый.
Агачларга ак бәс сарган
Урманда бүре улый.

Бүредән бик тә куркам мин
Шуңа өйдә утырам.
Әби өчпочмак пешергән
Мин ашарга тотынам.

Сайтка Зөлфия Шакирова әзерләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев