Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сикәлтәсез юллар юлдаш булсын (+фото)

Юл хуҗалыгы хезмәткәренең эше катлаулы һәм җаваплы.

Көндәлек чиста, сикәлтәсез, уңайлы юллардан йөргәндә аларның хезмәте күренми, бәяләнми. Әмма инде чокырлы-чакырлы юллардан узганда, я булмаса юлда батып калсаң, аларның барысын да искә төшерәбез.

Сыйфатлы юллар салу, гамәлдәгеләрен ремонтлап тору, һава торышы нинди булуга карамастан, җәйме, кышмы, ял көне яисә бәйрәм көнме юлда хезмәт кую җиңелләрдән түгел. Үзләренең һөнәри бәйрәмнә-рен дә алар иң катлаулы һәм җаваплы бурычларны башкарып, хезмәт урынында каршы алалар.

Районда юл төзелеше буенча иң зур һәм күләмле эшләрне районыбызның «МДСУ-1» оешмасы алып бара, Балтач «Агрохимсервис» оешмасы да үзара салым буенча алып барыла торган юлларны тәртипкә китерүгә үз өлешен кертә. Район төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев әйтүенчә, 2022 елда алдагы еллардагы кебек юлчыларыбыз берничә программа кысаларында эшләгәннәр һәм куелган бурычларны үтәп баралар. Мәсәлән, кыскартып, «ЩПС» программасы дип аталган юлларга вак таш түшәү юнәлеше буенча Балтач бистәсенең Илдар Юзеев, Нариман урамында эшләр башкарылды. Әтнә авылының ике урамына, Карадуган, Кариле, Арбор авылының яңа барлыкка килгән Яшьләр урамнарына да вак таш җәелде. Бу максатларга 20 миллион сум чыгым тотылды.

Елдагыча районда муниципаль юл фонды аша күләмле эш башкарыла. Алдагы елларда игътибар күбрәк авылларга бирелсә, агымдагы елда бистә юлларына чират җитте. Балтачның ике урамында язгы сулардан саклау максатыннан су лотоклары куелды, Фатих Кәрим урамына 8 миллион 887 мең сумлык асфальт юл салынды, «Салкын чишмә» паркы юлларына да асфальт түшәлде. Мәдәният үзәге янында тротуар эшләнде, Каенлык урамында, Нариман урамының спорт һәм сәламәтләндерү үзәгенә күпердән чыгу өлеше, Сосна төп мәктәп бинасына керү юлы, тирә-ягы асфальтланды. Юл хәрәкәтенең иминлеген тәэмин итү максатыннан 630 мең сумга Балтач бистәсендә, Чепья, Смәел авылларындагы юлларга ясалма тигезсезлекләр эшләнде. Гамәлдәге юлларның асфальт-бетон өслеген ремонтлау барлыгы 2 километрда Яңгул, Әтнә авылында, Балтач бистәсенең өч урамында үтәлде һәм дүртенче номерлы балалар бакчасы бинасы тирәли салынган юлны тиешле нормативка китерү буенча эш башкарылды.

Иң зур күләмле эшләрне – «Главтатдортранс» балансында булган 2 километр озынлыкта Балтач-Бөрбаш-Алан юлында «МДСУ-1» оешмасы башкарды. Бу максатка 74 миллион 762 мең сум каралган иде. Чепья-Пыжмара-Әтнә юлының Нөнәгәр борылышыннан Пыжмарага кадәр өлешенә яңадан асфальт җәелде, чыгымнары 35 миллион сумлык булды. Борнакның яңа фельдшер-акушерлык пункты яннары, бистәнең Чехов, Нариман, Чанышев урамнарында яраксыз урыннарын алыштырып, өстәмә асфальтлау үткәрелде. Кече Лыза аша Казанга әйләнгеч юлда 10 миллион сумлык ремонт эшләре эшләнде.

Казан-Балтач-Малмыж юлы федераль дәрәҗәдәге юл булганлыктан, аны тиешенчә тоту өчен 27 миллион сумлык финанс каралган һәм ул тулысынча үтәләчәк. Шулай ук күперләрнең өслеген алыштыру, ремонтлау эшләре дә 25 миллион сумга якын булды. Урта Көшкәт авылында җәяүлеләр өчен тротуар салу, юлларны яктырту өчен программа кысаларында 12 миллион сум, Түбән Кенә авылының төп урамын яктырту өчен 8 миллион ярым сумлык эш тәгаенләнгән.

Авылларда үзара салым программасы кысаларында юлларын ремонтлау, тиешле таләпләргә китерү буенча 32 миллион сумлык эш каралган иде, әйткәнебезчә, Балтач «Агрохимсервис» оешмасы бу өлкәдә нәтиҗәле эшләде.

Фото: "МДСУ-1" оешмасы директоры Рашит Ильясовның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл төзелеше «МДСУ-1» оешма Юл хуҗалыгы «Балтасиагрохимсервис»