Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сикәлтәсез булсын юлларыбыз

Бәйрәм уңаеннан юлчыларның эшләренә нәтиҗә ясау өчен район төзелеш бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев белән әңгәмә кордык.

Бәйрәм уңаеннан юлчыларның эшләренә нәтиҗә ясау өчен район төзелеш бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев белән әңгәмә кордык.

Юл хуҗалыгы хезмәткә-ренең эше катлаулы һәм җаваплы. Сыйфатлы юллар салу, гамәлдәгеләрен ремонтлап тору, һава торышы нинди булуга карамастан юлда хезмәт кую... Бәйрәмнәрен дә алар иң катлаулы һәм җаваплы бурычларны төгәлләгәннән соң каршы ала. Шул ук вакытта параллель төстә кышкы шартларда эшләүгә әзерләнә башлый.

– Илфат Нуруллович, быелга куелган максатлар ирешелдеме?

– 2021 елга планнар төзегәндә илебездә булган коронавирус вәзгыяте, әлбәттә, шикләнергә җирлек тудырды. Ләкин шуңа карамастан без үзалдыбызга куйган барлык эшләрне тиешенчә башкарып чыга алдык. Һәм беләсезме иң сөендергәне нәрсә? Федераль, республика күләмендә эшләп килә торган программалар ярдәмендә районыбызда күптөрле объектлар төзекләндерелә, яңалары сафка баса. Без аларны гына төзеп калмыйча, әлеге

биналарга бара торган юлларны да яңарта алдык. Бу, әлбәттә, авылларны төзекләндерү, аларда яшәүче халыкка уңайлык тудыру максатыннан эшләнә.

– 2021 елда районыбыз юлларында эшләнгән эшләргә тукталып үтик әле...

– Без юл эшләрен үз эченә алган берничә программа белән эшлибез. Мәсәлән, муниципаль юл фонды аша Шеңшеңәр, Яңа Салавыч, Кече Лызи, Югары Субаш, Түбән Сосна, Смәел авылларындагы кайбер урамнарда, Балтачның З.Космодемьянская ишегалдында һәм Школьная урамында юлга асфальт түшәлде. Ленин урамында урнашкан район мәдәният үзәге каршында әлегә төзекләндерү эшләре дәвам итә. Шулай ук «Сабантуй» ял паркының бер өлешендә, Балтач урта мәктәбенең ишегалдында, Балтач бистәсенең К.Маркс, К.Нәҗми, Советская, Ибраһимов урамнарында, Кариле авылының Заһидуллин, Чепьяның Комсомольская урамында гамәлдәге асфальт-бетон өслекле юл төзекләндерелде. Балтач-ның Исаев, Т.Миңнуллин, Кара-күл, Шушма, Сорнай, Ялтра, К.Нәҗми урамында, Әтнә авылының Искәндәров, Чепьяның Чайников, Борнакның Татарстан урамында юлга вак таш салынды. «Главтатдортранс» балансында булган Алан юлында ремонт эшләре башланды. Икенче елга бу эш дәвам итәчәк. 3 еллык программалар нигезендә эшләнгән Нормабаш, Субаш, Зур Лызи икенче өлеш юллары быел тәмамланып, кулланылышка тапшырылачак. «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Норма тау башыннан алып Сосна ягыннан килә торган юлга кадәрге өлешнең асфальты яңартылды. Дүрт күпфатирлы йорт ишегалдында «Безнең ишегалды» проекты буенча эшләр башкарылды. Бүгенге көндә Балтач белән Кече Лызи арасында вертолет төшү өчен мәйдан эшләнә. Әлеге эшләрнең күпчелек өлешен «МДСУ-1» оешмасы башкарды. Биредә үз эшләрен җиренә җиткереп башкаручы оста юлчылар хезмәт куя.

– Илфат Нуруллович, тагын кайсы юллар бик начар хәлдә дип санала?

– Соңгы елларда бик начар дип саналган юлларны төзекләндереп, яңартып барырга тырышабыз. Алай да бүгенге көндә Аланга, Кенәбашка, Әтнәгә бара торган юллар ашыгыч ремонт таләп итәләр.

– Икенче елга планда булган эшләр?

– Әйтеп узганымча Алан юлындагы эшләр 2022 елда да дәвам ителер дип планлаштырыла. Икенче елга Ор-Смәел юлында ремонт эшләре башланырга тиеш. Чепьядан чыгып Әтнә ягына киткәндәге таулы өлеш һәм Кенәбаш юллары да ремонт эшләре планына кертелеп, проект эшләре башланыр дип уйлыйбыз. Әлеге юллар барысы да «Главтатдортранс» балансында тора.

– Үзара салымга башкарылган эшләргә дә тукталып китикче

– Быел Бөрбаш, Борнак, Югары Субаш, Карадуган, Куныр, Кече Лызи, Нөнәгәр, Пыҗмара, Салавыч, Смәел, Сосна, Урта Көшкәт, Шеңшеңәр, Чепья, Яңгул авыл җирлекләрендә үзара салым акчасына юлларга вак таш түшәлде. Әлеге программа эшли башлаганнан бирле авыл юлларының күпчелек өлеше төзекләндерелде. Бу эшне башкаруда «Агрохимсервис» оешмасы сыйфатлы эшләре белән мактала.

– Бәйрәм уңаеннан теләкләрегез...

– Юл төзелеше тармагының барлык хезмәткәрләрен һәм яраткан һөнәрләренә гомерләрен багышлаган ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән ихластан котлыйм. Алга таба да хезмәтегездә уңышлар теләп калам. Барыгызга да озын гомер, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, күңел көрлеге насыйп булсын.

– Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.

Әңгәмәдәш – Зәлия Фәйзрахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юлчылар көне