Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Син һаман безнең белән...

Табигать алтын көз хозурлыгына күчкән мәлдә - 24 сентябрьдә безнең кадерле әтиебез Мәсхүт Һидият улы Зиннәтуллинга 60 яшь тулган булыр иде...

Тик язмыш без уйлаганча гына бармый шул. Әтиебезнең фани дөньядан киткәненә ел ярым вакыт узса да, ул һаман безнең күңелләрдә яши. Әтиебез безнең өчен гомер буе олы терәк, таянычыбыз, яклаучыбыз булды. Ул безгә жил-давыл тидерми, тормыш кыенлыкларын сиздерми яшәде. Без аңа шул изгелекләре өчен гомеребез буе рәхмәтлебез. Әтисез калгач язмышның шундый аяусыз, күз яшенең ни дәрәжәдә ачы була алганын аңладык. Инде бала булмасак та, ятимлек ачысы йөрәкләрне телә. Оныклары да әтиебезне сагынып, юксынып яши.
Юк син, әткәй,
Син кайтмассың,
Тик шулай да безнең күңелләргә
Яшәү дәрте һәрчак саласың...
Бу язмабыз әтиебез рухына дога булып барып ирешсен иде.
Кызлары Гөлшат, Ләйлә Чапшар авылы
Фото: http://vk.com/club36486448

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250