«Син анда бер кайтып кил әле»
Дорга элек кенә керәшен авылы иде, хәзер инде катнаш авылга әйләнде.
Доргаларга барган идем...
“Улисьялда – марилар (райондагы бердәнбер мари авылы), Кургем белән Кускемда – удмуртлар, Курамьялда – татарлар, Доргада керәшеннәр яши – “Активист” әнә шундый үзенчәлекле хуҗалык”, – дип язган идек инде.
– Дорга элек кенә керәшен авылы иде, хәзер инде катнаш авылга әйләндек. Бездә әллә ничә төрле милләт яши, – ди элекке танышым Лена.
– Катнаш гаиләләр дә күптер инде алайса, – дим.
– Нинди күп булмаган, – ди ул.
Өлкәнрәкләр арасында да берсе керәшен, берсе мари яки удмурт булган гаиләләр байтак. Шушы хуҗалык эчендәге авыллардан гына түгел, читтән, ераклардан килгән киленнәр дә байтак. Биредә электән шундый сүз йөри: авылга кем килә, шул монда кала. Практикага яки эшкә килгән бер генә кызны да кире җибәрмәгән бу авыл егетләре.
“Барысы да үзебезнең белгечләр”
Авылның тагын бер үзенчәлеге: биредә гомер-гомергә белемгә омтылыш зур булган. Электән югары белемле белгечләргә кытлык булмаган. Барысы да үзебезнекеләр, барысы да бик булдырып эшлиләр, диләр.
– Елның 365 көнен эштә үткәргән ветеринария табибы Александр Караваевны гына алыйк. Хуҗалыкта бердәнбер ветврач. Фермалар шактый таркау урнашкан. Бөтенесендә булырга, контрольләргә өлгерә, һич зарланмыйча, үз эшен җиренә җиткереп башкара. Хатыны Раиса белән өч бала тәрбияләп үстерәләр”.
Күп еллар бригадир булып эшләгән Николай Андреев, баш бухгалтер булган Тамара Андреева, агроном Иван Константинов кебек башка белгечләрне дә, булсынга эшләүче тырыш механизатор-терлекчеләрне дә, Волковлар, Шакаевлар кебек булдыклы гаиләләрне дә һәм бик күп сандагы үрнәк, тәртипле гаиләләрне дә мактап сөйләделәр. “Авылыбыздан алты табиб кына чыкты. Быел тагын ике кызыбыз мәктәпне алтын медальгә тәмамлады, шуларның берсе табиблыкка укырга керде”, – дип тә сөенәләр.
Авылны танытучы Слава
Хуҗалык идарәсе бинасының бер бүлмәсендә авылдашлары Вячеслав Михайлов теш кабинеты ачкан. “Үзебезнең стипендиат егет. Башта укып бетереп, күрше Куныр авылында эшләгән иде. Шул хәзер авылыбызны тирә-якта танытып бетерде инде. Бик булдырып эшли. Әллә кайлардан эзләп киләләр үзен. Мондый авыл барын белми идек, бер бетеп баручы авылдыр инде дип килгән идек дип, күрше районнардан эзләп килүчеләр дә, сокланып, аптырап китәләр”, – диләр.
Һәр авылга үз Борисы кирәк
Килешәсездер: һәр авылның диярлек махсус билгеләп куелмаган, әмма халыкны үз артыннан ияртә ала торган чын лидеры була. Мондый авылны бик бәхетле авыл дияр идем мин. Тормыш та шуны раслый. Дорганың да бар андый кешесе. Борис Андреев ул. Кем белән генә сөйләшсәң дә, ярый әле Борисыбыз бар, диләр. “Борис аны эшләде, Борис моны эшләтте”, – диләр.
Башта шофер булып эшләгән Борис, соңрак үзенең кибетен ачкан. Авыл халкын өмәләргә туплаучы да, төп иганәче дә, идея бирүче дә ул. Үзе тәртип яратуы белән аерылып тора, авылда да тәртип булдыру өчен тырыша диделәр. Авыл старостасы Альберт Иванов белән бергә “кайнаталар” икән авылны. Авылның зираты да, аңа бара торган юлы да ялт иткән, быел үзара салым акчасына парк төзеткәннәр.
“Син анда бер кайтып кил әле”...
Доргалыларның мактаулы авылдашлары гына түгел, дәрәҗәле якташлары да шактый. Эвакуация вакытында килгәч, шушы авылда туган Залещанскийны, әнә, инде мәрхүм булса да, онытмыйлар, безнеке дип, аның турындагы истәлекләрне саклыйлар. Баксаң, үзен һәм гаиләсен сыендырган бу авыл халкына рәхмәтле булган әни кеше кабат Мәскәүгә киткәч тә, доргалыларны онытмаган. Үлгәндә дә улына: “Син анда бер кайтып кил әле”, – дип васыять иткән. Зур дәрәҗәләргә ирешкән Борис Данилович бер түгел, ике кайта Доргага. Шушы авыл балалары укый торган Куныр урта мәктәбенә автобус, Дорга башлангыч мәктәбенә компьютер, телевизор бүләк итә. Әнисен хәтерли торган авыл өлкәннәренә күп итеп күчтәнәчләр дә алып кайта әле...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Комментарии
0
0
Ин эйбэт кешелэр Доргада яши
0
0