Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Син безнең бәхетебез!

Су агымы кебек 50 ел гомер үтеп тә киткән... Яшьлектәге матур мизгелләр артта калган... Бер күрүдә үк күңелне яулаучы, гадилеге һәм сабырлыгы белән күпләрне сокландыручы әниемнең бүген олуг юбилее.

Дөньядагы һәркемнең иң кадерле, газиз кешесе була. Ул синең белән иң авыр минутларны да, бәхетле мизгелләрне дә уртаклаша. Аның сүзләре җанга сихәт һәм дәва бирә, ышаныч һәм өмет уята. Авыр сүзләрдән, усал күзләрдән исә аның кочагында яклау табасың. Минем әнием дә нәкъ шундый сыйфатларга ия.
Әнием 1962нче елда Смәел авылында, табигатьнең мул сыйлы алтынсу төскә кергән мәлендә дөньягә килә. Мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлый, укырга теләге булса да, мәҗбүри колхозга эшкә калдыралар. Хезмәт юлын фермада сыерлар савудан башлый. Аннан соң пешекче һөнәрен үзләштерә. 1987нче елда Яңгул авылына килен булып төшә, әтиебез белән тормыш корып җибәрәләр. Бер-бер артлы өч бала дөньяга аваз сала.
Әнием бүгенге көндә мәктәп ашханәсендә эшли. 28 ел буе балаларны тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлый. Көн саен төрләндереп пешерелгән ризыклардан балалалар бик канәгать. Әнием минем һәрвакыт сердәшчем, олы таянычым. Күңелем тулган чакларымда әниемнең назлы сүзләре мине юата, җылы куллары белән башымнан бер сыйпаса, барлык авырлыклар эреп юкка чыга. Мәктәптән канатланып очып кайткан чакларымда әниемнең мине елмаеп каршы алганы әле дә булса исемдә. Әни безнең өчен дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Ул балаларым кешедән ким-хур булмасыннар, дип безнең өчен тырыша, бары тик безнең өчен генә яши. Безгә ныклы терәк һәм ярдәмче булган, киләчәктә бәхетле тормыш теләүче әниемә мең рәхмәтлемен. Без бәхетле, әни, бары син булганга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250