Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Син эшләп йөрисең, ә хатының...»

«Бу сүзләрдән соң хатыным һәм 4 балам янына кайтмадым...»

«Соңгы язмаларның берсен укыдым да, кеше сузе белән үзенең тормышын таркаткан, гаилә бәхетенең тамырына балта чапкан бер бабай исемә төште.

Мин белә-белгәннән ялгыз яши иде Карам бабай. Аның турында төрле имеш-мимешләр генә йөри. Имеш, өйләнмичә картайган. Эчкән икән, шуңа гаиләсе ташлаган... Әйе, йөз кат ишеткәнче, үзең бер кат куреп сөйләшүгә җитәме?

Соңгы вакытта урамда бик сирәк күренә башлады. Карт шул инде. Күп итеп тәбикмәк пешергән идем, кертеп чыгарга уйлап ишеген шакыдым. Кыштыр-кыштыр аяк тавышын ишетүгә, күңел тулды, нишләптер. Гап-гади фатир. Идәндә элекке, суктырылган кебек җәймә. Совет заманыннан калган йорт җиһазлары. Күптән ремонт күрмәгән диварлар. Урын-җир, өстәл өсләрендә саргаеп беткән гәзит төпләнмәләре.

Димәк, ул буш вакытын укып, үткәннәрне искә төшереп утыра, дигән уй килде. Күчтәнәчләремне куйыйм дип, аш бүлмәсенә үттем. Кечкенә алюминий кәстрүлдә нидер кайный. Аш пешерәм, диде ул минем уйларымны укыгандай. Шалт итеп ике йомырканы салып болгатты да, газны сүндереп килеп утырды. Читен булып китте. Юклыкта яшәмибез. Ашарга да күпләп әзерлибез. Артканын түгәбез. Нишләп ялгыз картлар белән бүлешмибез икән? Кем белә, бәлки ул кеше пешергәнне яратмый да торгандыр.

— Абый! Таба ашы пешергән идем. Бик йомшак. Сине дә сыйларга уйладым. Туңдырылган җимешләр дә алып кердем, ошатсаң... Бабайның күзләрендә яшь ялтырады.

— Гомер буе ялгыз мин. Үземнең юләр, беркатлы, кирәк булмаган горурлыгым аркасында тилмереп гомер итәм. Бабай ничә еллар саклаган серен чишәргә башка кеше тапмаганмы, аның янына кереп, тыңлап утыручы булмаганмы, акрын гына ашъяулыкны сыпыра-сыпыра хәтер йомгагын сүтә башлады.

— Элек бит, яз, көз колхозларга булышырга җибәрә торганнар иде. Мин — тракторчы. Бер айга якын өйгә кайтмыйча эшләдем дә эшләдем. Эшләмичә булмый, өйдә 4 бала. Хатыным бик яхшы иде. Гел пешеренергә ярата. Аш-суны бик тәмле әзерли иде. (Бабай исенә төшереп елап алды). Шулай аның ашларын сагынып өйгә кайтып киләм, подъезд төбендә өч күрше мужигы утыра. Мине күрүгә авызлары ерылды. Берсе бөтен урам ишетерлек итеп: «Син эшләп йөрисең. Хатының монда типтереп ята. Беркөн берәү чыккан иде сездән. Бүген тагын машинага утыртып алып киттеләр», — диде. Өйгә кердем. Балаларның кайсы мәктәптә, икесе бакчада булгандыр инде. Хатын өйдә юк. Киемнәремне вещмешокка аттым да, чыгып киттем. Бүтән өйгә кайтмадым. Башта — колхозга, аннары тулай торактан бүлмә алып, шунда күчендем. Аннары шушы бер бүлмәле фатирны бирделәр.

— Ә хатынын, балаларын?

— Ә аларга мине башка хатынга китте, үзебез күрдек дип әйткәннәр. Шул ук күршеләр. Шуннан соң бер-беребезне, имеш, кичермәдек. Алимент түләдем, балалар янына барып йөрмәдем. Башка бер хатын-кызга да карамадым. Хәзер бер улым, бер кызым килгәләп китә. Аналары да исән. Аның белән очрашканым юк.

— Безнең шәһәр зур түгел. Ничек инде бер тапкыр да юлларыгыз кисешмәде? — дип сорыйм.

— Юк. Бер тапкыр да очрашмадык. Кеше сүзе тыңлап йөргән ир ир түгел инде, сеңлем. Миңа бу Аллаһы Тәгалә җәзасы. Минем башсызлыгыма кеше гаепле түгел.

Бабай күзләреннән тамган яшьләренә манчый-манчый тәбикмәк ашый. Аны бик кызганып: «Абый, әлләни гомерегез дә калмагандыр инде. Хатыныңны эзләп табып, бәхиллеген алырга тырыш әле син», — дим. «Тырышырмын, сенлем. Рәхәт булып китте синең белән сөйләшкәч», — диде бабай".

Хатны үзгәртмичә бирдек.

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш