Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Син мәңге безнең йөрәктә...

Ленар Хәйретдин улы Мөхәммәтгалиев - минем яраткан энем, әниемнең газиз улы, хатыны Гөлназның сөекле ире, кечкенә кызы Лилиананың яраткан әтисе, хезмәттәшләренең, дусларының якын иптәше - барыбызны ятим итеп, 2011нче елның 28нче декабрендә фани дөньяга күчте. Рәхимсез авыру аны бездән тартып алды. 30 яше яңа гына тулды, яшәргә дә, яшәргә иде...

Энем! Синең үлемеңә һич кенә дә ышанасы килми. Бигрәкләр дә тормышны яраттың бит син! Әллә Ходай үзеңә кыска гомер язганын сизендеңме, яшәп калырга ашыктың. Киләчәккә күпме хыялларың бар иде... Киң күңелле, һәркемгә ачык йөзле, ярдәмчел, кечкенә кызыңа искиткеч әти; яхшылыгың, эшчәнлегең белән барыбызга өлге идең.
Армиядән исән-сау йөреп кайттың. Аннан да синең хакта рәхмәт хатлары гына алып тордык. Эшеңдә бик хөрмәт иттеләр, яраттылар үзеңне.
Авыр минутларыбызда кайгыбызны уртаклашкан «Яңа тормыш» җәмгыяте җитәкчесе М.Сәйфетдиновка, авыл җирлеге рәисе Р.Гариповка, үзем эшләгән Яңгул урта мәктәбе коллективына, Балтач сөт-май комбинаты коллективы хезмәткәрләренә, Ленарның сыйныфташларына, авыл яшьләренә, озата кайткан дусларына, күршеләргә, барлык туганнарга, соңгы юлга озатканда ярдәм кулы сузган барлык кешеләргә, матди һәм рухи ярдәм күрсәткәннәре өчен бик зур рәхмәтебезне җиткерәсе килә. Ходай беркемгә дә мондый кайгы китермәсен!
Ә син, энем, тыныч йокла. Караңгы гүрләрең якты, авыр туфрагыңҗиңел булсын. Син мәңге безнең йөрәктә...

Синең кебек кеше сирәк була:
Керсез иде синең күңелең.
Ышанмыйбыз сине югалтканга,
Кабул итми моны күңелем.

Бигрәк пөхтә идең, эшчән булдың,
Тормыш тәмен белеп яшәдең.
Әйләнәдәгеләргә беркайчан да
Каты итеп бер сүз дәшмәдең.

Тешең кысып түздең, зарланмадың,
Соңгы минутларың җиткәндә;
Шул җор телле Ленар булып калдың,
Якты дөньялардан киткәндә.

Кабереңә юлны онытмыйбыз.
Һәркөн сине искә алабыз.
Ә син яшә безнең йөрәкләрдә,
Кайнар хисләр - йөрәк ярабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250