Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ә син мәктәбеңә ярдәм иттеңме?

Татарстанда янә "Мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе старт алды. Бу башлангыч күп кенә җитәкчеләрнең миһербанлы, игелекле булуын күрсәтте инде. Әмма белем бирү учреждениеләрен яңарту эшендә иганәчеләр ярдәме әле дә бик кирәк.

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкчеләрне, эшмәкәрләрне үзләренә төпле белем биреп, көндәшлеккә сәләтле шәхес итеп тәрбияләүгә үз өлешен керткән мәктәпләренә даими булышып торырга өнди. 2013 елда республика Президенты тәкъдиме белән беренче тапкыр «Мәктәбеңә ярдәм ит!» акциясе узды. Былтыр да иганәчеләр ярдәме белән күп кенә белем йортлары торгызылды. Быел игелекле традицияне дәвам иттерергә булганнар.

Соңгы елларда Татарстан хөкүмәте уку йортларының матди-техник базасын яхшырту юнәлешендә күп эшләр башкарды. Әйтик, мәгълүматлаштыру программасы барлык мөгаллимнәрне ноутбуклы итте, мәктәптә заманча техникалы компьютер класслары барлыкка килде, интерактив такталар һәм башка җиһазлар кайтарылды.

2011 елда башланып киткән мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы шактый гына тузган белем учакларын рәткә китерергә мөмкинлек бирде. Ел саен бу максатларга 2,5 миллиард сум акча бүленә. Гомуми һәм урта һөнәри белем бирү йортларының предмет кабинетлары тиешле сыйфат ала. Төрле программаларны гамәлгә ашыруга федераль казнадан да саллы гына күләмдәге акчалар бүленә.

Әмма замана югары таләпләр куя. Төпле белем бирү өчен уңайлы шартлар тәэмин итүгә бу суммалар гына җитәрлек түгел. Җәйге каникуллар чорында ата-аналар ярдәме белән косметик ремонтлар үткәрелә. Әмма иганәчеләр ярдәменнән башка хәл ителмәслек проблемалар кала бирә. Акцияне оештыручылар быел да игелеклелек традицияләре дәвам итүчеләр, белем учакларына булышырга әзер мәрхәмәтле, киң күңелле кешеләр табылыр дип ышаналар.

2014 елда "Мәктәбеңә ярдәм ит!" республика акциясендә 2 меңнән артык меценат катнашкан. Алар ярдәме белән 38 муниципаль берәмлектәге 458 белем учагы яңа сулыш алган. 31 481348 сумга спонсорлык ярдәме күрсәтелгән. Гомуми җәлеп ителгән акчалар күләме 135 миллион сумнан артык тәшкил иткән. Иң актив иганәчеләр Татарстан Хөкүмәтенең рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелгән, дип яза intertat.ru.

Фото: http://koroviya.ucoz.ua/_nw/7/89042196.jpeg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250