Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Синдә торып сине сагынам

«Хезмәт» газетасында бер көнлек журналист буларак мин авыл турында мәкалә әзерләргә тиеш идем. Бер мәкалә белән генә барысын да әйтеп булмас, әмма барысы турында әз-мәз булыр. Тарихтан башлыйк!

Тарихсыз авыл булмый бит. Башкаларныкы кебек бөртекләп һәр тамыры барланмаса да безнең дә үз тарихыбыз бар.

Хәзерге Көшкәтбаш авылы урнашкан урында элек марилар яшәгән. Тирә-ягын кара куе урман чолгап алган бу авылның исеме Нунинеш дип аталган. 1550-1560 елларда Иван Грозный тарафыннан оештырылган чукындырудан качып, Арча районы Мәтәскә авылыннан бик күп татарлар шушы мари авылына килеп урнашканнар. Ә мари халкы торган җирләрен ташлап, Нократ буена киткән. Бары тик җиде генә гаилә күчеп китәселәре килмичә, ислам динен кабул итеп үз авылларында калганнар.

Шундый зур, куе урман уртасында урнашкан авылны татарлар яулап алгач, марилар «кушкем» ягъни «куркыныч» дип авылны ташлап киткәннәр. Шушы сүздән чыгып авылның исеме Көшкәтбаш дип аталган.  

Авылыбыз зур түгел. Исеме Көшкәтбаш булса да, район күләмендә безне «Шалканнар» дип йөртәләр. Моның үзенең кыска гына тарихы да бар. Элекке заманнарда халык бәрәңге утырта башлагач та безнекеләр шалкан үстерүләрен дәвам иткәннәр, безнекеләрнең шалканнары Чепья базарында иң үтемле товар булган. Менә шул вакытлардан бирле безгә Шалкан кушаматы ябышып калган. Без әлеге кушаматны бик горур йөртәбез, «Шалканнар» дигән сүз ул – үҗәтлек, усаллык, тырышлык дигән сүз дә әле. Шалканнар дигән сүз һәрвакыт бераз гына сагаерга мәҗбүр итә.

Ә менә соңгы вакытта шушы кечкенә генә авылның матур эшләре, ярсу яшьләре авылның данын, Шалканның исемен бик күп җирләрдә яңгыратуы күңелне сөендерә.

Мактанырлык эшең булса, мактанырлык кешесе булса, авыл яши ул. Аңа сөенеп сөйләргә, мактанып борын чөяргә, безнекеләр дип горурланырга кем дә булса кирәк! Ә бездә андыйлар бик күп, һәм арта тора...

Шаһиев Ильясыбыз әнә шундыйлардан. Казан федераль университетының татар филологиясе факультетында укып, бер үк вакытта КФУ театр студиясендә шөгыльләнгән егет ул. Бүгенге көндә «Мәйдан», «ТНВ», «ТНВ-Планета» телеканаллары алып баручысы һәм редакторы. Кино һәм театр актёры.

«Һөнәремне максатым һәм хыялым булганы өчен яратам. Авыл минем өчен иң кадерле кешеләрем – әти-әнием, әби-бабайларым, туганнарым туган һәм яшәгән урын, балачак хатирәләрем бәйләнгән «яшел бишек», – ди Ильяс.

Назлыгөл Нәкыйпова белән дә мактанмый кала алмыйм. Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә укыганда ук бик күп бәйгеләрдә катнашкан, Арча шәһәренең «Алсу» КВН командасында уйнап җиңү яулаган, үз теләге белән фотограф һөнәрен яратып үзләштергән, бүгенге көндә Казан шәһәрендә КФУ каршындагы Ш. Мәрҗәни исемендәге 2 гимназиянең мәктәпкә әзерлек ягында эшли. «Безнең бакчада бар чаралар да туган телебездә үтә. Нәниләребезнең күбесе татар сәнгать әһелләренең, «Татарстан-Яна гасыр» каналы хезмәткәрләренең балалары. Чараларның татарча үтүе, эш урынымдагы татар мохите миңа бик ошый. Җылылык, хезмәткәрләр арасындагы дустанә мөнәсәбәт, әти-әниләрнең якты карашы, аларның ярдәм итәргә әзер торулары эшкә дәрт өсти. Бик күп бәйгеләрдә җиңүләр яулыйбыз. Җитәкчеләребез дә безгә уңай карашта. Шул сәбәпле, эшемне, балаларны яратам. Туган авылымны бик яратсам да, хезмәт урыны булмау сәбәпле, шәһәргә урнаштым. Туган җирем мохитенәрәк туры килгән милли телле-татар телле эш урынын сайладым. Чөнки туган авылым минем өчен туган җир генә түгел, әти-әнием, туганнарым, тәүге белемнәремне алган мәктәбем, халкымның гореф-гадәтләре, Сабантуйлы аланнары, җанга сеңгән телем дә», – ди Назлыгөл.

Бездә ничектер шигърияткә мәхәббәтле халык яши. Бик күпләр шигырь яза – әле без белмәгәне күпмедер. Шундый шигърият җанлы кызыбыз – Гөлназ Әхмәдиевага зур киләчәк баглыйбыз. Бик күп бәйгеләрдә катнашкан, җиңүләр яулаган, вакытлы матбугатка ныклы адымнар белән кереп килүче әлеге кызыбыз районкүләмендә икенче елын уздырылучы «Балтач кызы-Балтач егете» бәйгесенең Гран- При иясе дә булды. Үзенең татарча блогы белән татар блогерлары арасында да җиңү яулаучылар рәтендә ул. Аның шигырьләре генә дә ни тора! Чын шигърият!

Илебез сагында торган егетләрне дә әйтеп үтмәсәм ярамас. Армия сафларында бүген авылдан дүрт егет хезмәт итәләр. Өч сыйныфташ өчесе бер җирдә – контракт буенча хезмәт юлларын үтәләр. Шунысы кызык – бәйрәм саен бер кайтып китәргә җай таба алар. Бер караганда әниләре өчен әйбәт тә инде. Рәхәтләнеп тәмле итеп сыйлап җибәрәләр. Ул үстерүче әни буларак миңа мондый хезмәт итү ошый. Ил-көннәр тыныч булып кына торсын.

Шулай ук төрле җирләрдә эшләүче егетләребезнең чәчү, урак өсте җитсә, авылга кайтып төшүләре күпне турында сөйли. Димәк, авыл аларның җаннарында яши, каннарында ага, чит илнең диңгез кырына караганда иген кырын хуп күрә авыл баласы. Әмма... ел дәвамында егетләр эш белән тәэмин ителсәләр, тиешенчә хезмәт хаклары һәрдаим булып торса, китәрләр идемени алар, таптарлар идеме алар кала юлын. Һич кенә юк!

Менә шушы авылның мактанычы булган яшьләрне берсенең дә авылда калмавы нык борчый. Әле авыл алай ук карт түгел, әмма картаячак бит. Бетәчәк бит. Кайсыдыр бер буынны гына булса да калдырып авылны саклап каласы иде. Күп әйбер кызлардан да тора, минемчә. «Аның авылда каласы килә, әмма хатыны риза түгел икән» дигән сүзләр күңелне авырттыра. Югыйсә, без дә нәкъ шундый ук яшь кызлар идек бит. Беребезнең дә ачтан да, эшләп тә үлгәне юк. Әллә, «Монда нишләсеннәр, китсеннәр шәһәргә» дип без – әниләр ялгышабызмы?  «Улым, авылда каласың!» дип кистереп әйтә белмәгән әтиләр гаеплеме? Белмәссең...

Башка өлкәләргә кагылсак аларында да мактанырлык, үкенерлек, борчуга салырлык әйберләр җитәрлек. Бүгенге көндә бездә башлангыч мәктәп-бакча эшләп килә. Анда барлыгы 26 бала (17 бала-ясле, 9 бала мәктәптә) белем һәм тәрбия ала. Авылның 29 баласы күрше авыл мәктәпләренә йөреп укый.  Шушы кечкенә генә мәктәп-бакча коллективының көчле эшләп килүенә сокланырлык. Олимпиада призерлары, бәйге җиңүчеләре дә, бик матур концертлар да әзерли алар.  Ә саннар  бераз гына күңелне авырттыра торган проблема. Инде шушы калганнарын ябып куймасыннар иде дигән теләктә яшибез.

Авылның мәдәният үзәге дә шушы мәктәп-бакча белән берлектә, тынгысыз яшьләребезнең көче белән алып барыла. Клуб мөдире Гүзәлия Хәсәнова кирәк чакта каты куллы, кирәк чакта йомшак теле белән һәркемнең җаен таба белә. Башка авыллар белән чагыштырганда өлкән буынның сәхнәдән бераз гына куркуы, сәхнәгә чыгарга ашкынмаулары борчый аны. Ә менә яшьләр ул яктан сынатмый!

Фельдшер-акушерлык пунктыбызда озак еллар халыкка хезмәт күрсәткән Резеда апабызның быел лаеклы ялга чыгуы халыкны бераз гына уйга салды. Ни дисәң дә, алны-ялны, көнне-төнне исәпкә алмый эшләгән әлеге ханым иң олы рәхмәтләргә лаек. Барлык авылдашлар исеменнән Резеда апа Шаһиевага олы рәхмәтебезне җиткерәм. Бүгенге көндә авылыбызда фельдшер бар, әмма читтән килгән кеше эш сәгате беткәч кайтып китә бит инде. Төнлә авырып китсәң, башка хәлләр килеп чыкса? Җирле кадрлар бик кирәк икәнен, нәкъ мәкальдәгечә, югалткач кына аңлыйсың икән.

Сөйләсәң сүз күп инде ул. Калганнары башка вакытта булыр.

Менә шулай, кар да вакытында ява, җил дә вакытында исә бездә. Һәр авылның үз кары, үз җиле. Җиһанда яз! Авылның һәр урамын кочасы, агачларга сәлам биреп үтәсе, ташуга серләрне сөйлисе килә торган вакыт. Мин авылда торып менә шулай авылны сагынып йөрим, шәһәрдә яшәүчеләрнең күңелләрендә нәрсәдер?! Сагынсагыз, кайтыгыз, яме!!!

Автор: Лилия Гарифуллина.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл тормышы