Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сизнер кызы Анастасия тууга экран йолдызына әйләнде (+фото)

Дөрес, әлегә ул үзенең республикада танылган йолдыз булуын белми, тууына җиде, бала тудыру бүлегеннән Сизнерга кайтуына нибары өч көн.

Эш шунда: нәни кызчыкның әти-әнисе быелның 1 гыйнвареннан көченә кергән федераль закон нигезендә, республикада иң беренче булып, яңа төрле пособие алуга документ тапшырган.

Яңа закон нигезендә баласы туган аз керемле гаиләләргә быелдан өстәмә пособие түләнә башлый. Моның өчен гаилә членнарының бер кешегә уртача кереме (ә ул һәр региондагы яшәү минимумын 1,5 тапкырга арттырып исәпләнә), әйтик, безнең Татарстанда бу сумма 13 мең 713 сумнан артмавы шарт. Бу очракта, 1 яшь ярымга кадәр бала карау өчен түләнә торган пособиега ай саен 8490 сум акча өстәлә.

Тарасовларга әле бала тугач бер тапкыр бирелә торган 16 мең сум пособие дә тиеш. Яшь гаиләнең шатлыгын башкаладан килгән бер төркем журналистлар, фотографлар, операторлар бүлеште. Әлегә беренче очрак булганга, аларда Тарасовларга да, социаль яклау бүлеге һәм район җитәкчеләренә дә сораулары күп булды.

Гомумән, бик тыйнак, тырыш хезмәт белән көн күргән зур, күркәм гаиләгә сокланып туя алмадылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, Смәел авыл җирлеге башлыгы Рифнур Йосыпов та яшь гаиләне беренче балалары белән котлады. 2018 елда районыбызда беренче булып дөньяга килгән кызчык, әнә шулай, бөтен Татарстанга танылды. Киләчәге дә шундый якты, бәхетле булсын! Бүген ТНВ каналында, яңалыкларны карамый калмагыз. Анда әлеге күңелле мизгелләрне күрсәтәчәкләр.

Ә без бу хакта тулырак "Хезмәт" газетасының киләсе санында язарбыз. Тулырак фоторепортажны алга таба бирербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бала хокуклары