Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сәламәтлек һәркемгә кадерле (+фоторепортаж)

200 сумлык бушка бирелә торган дару артыннан йөрү очракларыныӊ еш кабатлануы да ерак авылларда яшәүчеләрдә дөрес ризасызлык тудыра. Башкалада яисә үзәктә язылган инструкцияләр кагәзъдә генә шома шул, ә урында вәзгыять бөтенләй башка.

Пыжмара авыл мәдәният залында район җитәкчелеге белән очрашуга килгәннәр шәт, юкка вакыт уздырдык, димәгәннәрдер. Район башлыгы Рамил Нотфуллин, авыл җирлеге башлыгы Рафил Җәләев үзләренеӊ чыгышларын һәркемгә аӊлашырлык фактлар белән, дәлилләп алып бардылар.

Берәүләргә башта чыгыш ясаган җирлек артистларныӊ концерт-тамашасы ошаса, икенчеләр үзләрен күптән борчыган сорауларына җаваплар алдылар. Дөрес, һәр кешенеӊ теләге яисә борчыган мәсьәләсе җыелышта күтәрелде дә, үтәлде дигән сүз түгел. Иӊ мөһиме, кешеләрне борчыган сорауларныӊ җитәкчелекккә ирешүе һәм карарлар кабул иткәндә, нәкъ шушы тәкъдимнәрне искә алу бит.

Бу очрашу Пыжмара җирлеге халкы сәламәтлек саклау өлкәсе белән якыннан кызыксынуын күрсәтте. Гаҗәпләнәсе юк, сәламәтлек һәркемгә кадерле бит. Чепья участок хастаханәсенеӊ дәваланып, тәүлек буе ята торган койкалар санын бетерү күпләрдә ризасызлык тудырган иде. Бу бирелгән сорауларда да ачык күренде.

Район баш табибы Газинур Давлиев үз чыгышында һәр юнәлешне яктыртырга омтылды. Бүгенге көндә барлы-юклы медицина җиһазлары белән катлаулы операцияләр ясау яисә дәвалау үткәрү мөмкин булмаганы ачык. Шуӊа да, медицина өлкәсендә үткәннәр белән яшәү заман таләпләренә туры килмидер, диде ул. 200 сумлык бушка бирелә торган дару артыннан йөрү очракларыныӊ еш кабатлануы да ерак авылларда яшәүчеләрдә дөрес ризасызлык тудыра. Башкалада яисә үзәктә язылган инструкцияләр кагәзъдә генә шома шул, ә урында вәзгыять бөтенләй башка.

Азкеремлеләрне социаль яклауныӊ икенче юнәлешкә борылуы да халыкны борчый, уйландыра. Медицина ярдәменеӊ җайлап түләүле ягына авышуы да күз алдында. Чыгышлардан күренгәнчә, бүген авылда яшәүче барлык өлкәдән дә хәбәрдар, аны ишетүче генә булса иде.

Җыенда катнашкан Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова мондый очрашуларныӊ нәкъ шушы максатны күздә тотып үткәрелүен искә төшереп узды. Алда зур эшләрне барлаганда халык фикере һичшиксез искә алынырга тиеш, диде ул. Римма Атласовна, проблемалардан качмыйча, аларны чишү юлларын булдыру, халык мәнфәгатьләре белән дәүләтнекен килештерү, тәӊгәл китерү алда сайланачак Татарстан парламенты депутатларыныӊ төп бурычы булачак, дип белдерде.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Римма Ратникова