Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Смәел авылында яшәүче Наилә Фәхретдиновага 90 яшь тулды

Юбилярны котларга төп нигезгә балалары, күпсанлы онык-оныкчыклары җыелды.

Район җитәкчелеге дә Наилә апаны гомер бәйрәме белән ихластан тәбрикләп, Россия Президентының Котлау хатын, район башлыгының истәлек бүләген тапшырды. Юбилярны шулай ук җирле үзидарә җитәкчесе Рифнур Йосыпов та котлады.
Наилә апа Смәел авылында туа. 10 классны тәмамлагач, Шеңшеңәр мәктәбенә укытучы итеп билгелиләр. Биредә ул ире Газиз белән очраша. 1948 елда гаилә коралар. Смәел авылында ветеренария берләшмәсе төзелгәч, Фәхретдиновлар гаиләсе яңа йорт төзеп, бирегә төпләнә. Газиз абыйны ветфельдшер итеп билгелиләр. Наилә апа да бирегә эшкә күчә һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли. Газиз абый белән Наилә апа 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә юбиляр улы Рафаэль белән төп нигездә яши. Калган балалары Чаллыда, Балтачта гомер итә.
- Ирем Газиз белән 60 ел гомер иттек. Тормышта авырлыкларны күп күрдек. Әмма картлыгым тыныч, кадер-хөрмәттә үтә, мең шөкер. Шунысы гына кызганыч, Газизем генә озаграк яши алмады, - ди Наилә апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250