Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Смәел авылыннан Галиевларга мәхәббәт һәм тугрылык медале бирелде (+фото)

Алтын туйларын билгеләп узган, матур гаилә корып, тату-тигез гомер кичергән парларга Россия президенты указы нигезендә мәхәббәт һәм тугрылык медале булдырылды.

Быел бу медальгә Смәел авылында 53 ел бергә кулга кул тотынып, уйны уйга ялгап гомер кичерүче Гөлсем һәм Фаварис Галиевлар лаек булды. Аларга медальне җылы теләкләрен юллап, район башлыгы Рамил Нотфуллин тапшырды.

– Сез районыбызда зур хөрмәткә ия булган шәхесләр. Гомерегезнең һәр көнен сәламәтлектә үткәреп, балаларыгызның, оныкларыгызның куанычларын күреп, күңел җылысын, ихтирамын тоеп, киләчәктә дә үрнәк гаилә булып яшәгез, – диде ул.

Фаварис Галиев бөтен гомерен туган авылына багышлаган җир кешесе, киң фикерле шәхес, җәмәгать эшлеклесе (ветераннар Советы рәисе), туган авылына, кешеләренә мәдхия җырлаучы шагыйрь, күпсанлы мактау кәгазьләре иясе. Ә иң абруйлысы «Россия Федерациясенең атказанган агрономы» дигән исем йөртә. Гөлсем ханым исә 36 ел балаларга тирән белем, олы тәрбия биргән күркәм шәхес. Укыту белән беррәттән җәмәгать эшләре, клуб сәхнәләре, тормыш сәхнәләре...

Ә иң мәртәбәлесе 4 балага гомер биреп, җәмгыятькә файдалы кешеләр итеп тәрбияләгән ана ул Гөлсем ханым.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилә бәйрәме Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Мәхәббәт һәм тугрылык медале