Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Смәелнең асыл улы (+фото)

Смәел авылыннан Илшат Низамиевның максаты киләчәктә хәрби кеше булу

Киләчәген хәрби тормыш белән бәйләргә теләүчеләр аз түгел. Соңгы елларда ил җитәкчелеге дә Рәсәй кораллы көчләренә белемле яшьләрне тартны максат итеп куйды. Армиягә заманча техника белән идарә итәрдәй, коммуникатив технологияләрне яхшы белгән, һәрьяктан югары хәзерлекле яшьләр кирәк. 
Смәел авылыннан Илшат Низамиевның да максаты киләчәктә хәрби кеше булу. Ул  Воронеж шәһәрендәге Н.Е.Жуков һәм Ю.А.Гагарин исемендәге хәрби-һава академиясенең беренче курсында белем ала. 
Гап-гади колхозчылар гаиләсендә үскән Илшат кечкенәдән төгәллеге, ярдәмчел булуы белән аерылып тора. Әтисе Рәкыйп, әнисе Әлфия, абый һәм энесе өчен һәрчак ярдәмче булып буй җитә. Мәктәптә уртача билгеләргә генә укыса да, Илшат кечкенәдән спорт белән шөгыльләнеп, нык егет булып үсә. Баштарак көрәш, соңрак бокс юнәлешендә яулаган уңышлары бихисап. Тыныч холыклы, һәрчак эшне җиренә җиткереп башкарырга күнеккән Илшатның Воронежга укырга китүе дә якыннары өчен ничектер көтелмәгәнрәк була, чөнки ул башкалар кебек кечкенәдән хәрби булам дип йөрми.

- Гыйнвар аенда район хәрби комиссариатыннан кайткач, Илшат үзенең Воронеж шәһәрендәге хәрби-һава академиясенә укырга керергә теләге булуын әйтте. Без каршы килмәдек. Егет кеше бит. Зур өметләр багласак та, соңгы минутларга кадәр күңелдә ниндидер шикләр булды, – ди әнисе Әлфия ханым.

Әмма гап-гади,тырыш хезмәт белән тәрбияләнеп үскән авыл егете барысын да шаккатырып, хәрби-һава академиясенә укырга керә. Билгеле, моның өчен Илшатка зур әзерлекләр, чыныгулар, күп ихтыяр көче таләп ителә. 

Язманың тулы варианты белән “Хезмәт” газетасының 22 декабрь санында таныша аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби белем