Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

СМУ халкы лаеклы кандидатка тавыш бирә (фото)

Балтач бистәсенең "Факел" яшүсмерләр клубында урнашкан 1092нче сайлау участогы да үз эшен иртәнге сәгать сигездә башлап җибәрде.

Киләчәкләренең мул, бәрәкәтле булуына зур ышаныч белән Төзүчеләр микрорайоны халкы сайлауларда елның-елында актив катнаша. 

- Сайлаулар элек-электән безнең өчен мөһим көн. Районыбыз патриоты буларак сайлаулардан бер вакытта да катнашмый калганым юк. Барлык райондашларым да минем кебек Татарстаныбыз белән үз эшен белгән, халык мәнфәгатьләрен кайгырткан башлык җитәкчелек итсен дигән максатлар белән килгәндер, дип уйлыйм. Үзебезнең җирлектән сайланачак, без ышанып тавыш биргән кандидатлар да район, аның халкы өчен хезмәт күрсәтерләр дигән ышанычта калабыз, - ди Мөнир Сабиров.

Сайлаулар барышы турында күзәтүче Рашит Гарәфиевның да фикерләрен белдек.

- Безнең 1092нче сайлау участогында сайлаулар һәрдаим тыныч уза. Быелгы сайлаулар да шулай булыр дип ышанам, - диде.

"Факел" яшүсмерләр клубында урнашкан 1092нче сайлау участогында 1413 сайлаучы исәпләнә. Бүгенге көнгә шуларның 966сы тавыш биргән инде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев