Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

СМУ халкы тавыш бирүдә актив катнаша

"Факел" клубында урнашкан 1092нче номерлы сайлау участогында шәхси куркынычсызлык чаралары төгәл үтәлә.

Алдан хәбәр иткәнебезчә, 1 июль көнне Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча Гомумроссия тавыш бирү узачак. 25 июньнән исә сайлаучылар үзләренең яшәү урыннары буенча рәсми теркәлгән участок сайлау комиссиясенә килеп, алдан да тавыш бирә ала.

"Факел" клубында урнашкан 1092нче номерлы сайлау участогында да 25 июньнән РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү башланды. Тавыш бирү санитария-эпидемиология таләпләре төгәл үтәлгән шартларда бара. Сайлау участогына килүчеләрнең иң элек тән температурасы үлчәнелә, битлек һәм бер тапкыр кулланыла торган перчаткалар бирелә.

– Тавыш бирүебез безнең файдага булсын дип, сайлау участогына зур өметләр белән килдек. Шунысы мөһим, саклык чаралары да төгәл үтәлә, – ди тавыш бирүгә гаиләсе белән килгән Алсу ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тавыш бирү конституциягә төзәтмәләр