Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шода авылында районыбызның ветеран педагоглары өчен бик матур чара уздырылды (фото)

Чара Фәйрүзә ханымның күз явын алырлык, гөл-чәчәккә күмелгән ишегалдында әзерләнгән мул табыннар артында дәвам итте.

Шода авылында Зәкиева Фәйрүзә тарафыннан районыбызның ветеран педагоглары өчен бик матур чара уздырылды. 

Үзе дә гомер буе мәгариф өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан, Татар конгрессының башлап йөрүче активы буларак Фәйрүзә ханым кунакларны иң элек авылның бүгенге яшәеше белән таныштырды.

Фәйрүзә Зәкиева авылда төпләнеп калган яшь гаиләләр белән аерым таныштырып, аларның авыл тормышында актив булулуларын ассызыклап узды. Үзешчәннәр көче белән әзерләнгән спектакль күрсәтелде. Соңрак кунаклар Мирхәйдәр Фәйзи музей-утарында булды.

Чара Фәйрүзә ханымның күз явын алырлык, гөл-чәчәккә күмелгән ишегалдында әзерләнгән мул табыннар артында дәвам итте. Бик күп истәлекләр барланды, күпме яшьлек җырларын искә төшерделәр.

Әлеге очрашуны оештыручыларга, бигрәк тә Фәйрүзә Зәкиевага, авыл активына, ярдәм иткән җитәкчеләргә зур рәхмәт белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев