Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шода халкы ни өчен сөенгән? (фото)

— Эшләп кенә торсын, кибет булмау бик читен икән, — ди шодалылар.

Шода авылында Чепья кулланучылар җәмгыяте кибете эшли башлаган.

Заманында райпо кибете эшләүдән туктагач, Шода авылында шәхси эшмәкәрләр әлеге бинада кибет тотып, авыл халкын кирәк-ярак, иң мөһиме, ипи белән тәэмин итеп торды. 

Чепья кулланучылар җәмгыяте әлеге бинаны үз балансына алып, төзекләндерү эшләре барган чакта, авыл халкына автолавка хезмәт күрсәтте. 

Күптән түгел кибет үз ишекләрен ачты. Авыл халкы бу вакыйгага бик шат. 

— Эшләп кенә торсын, кибет булмау бик читен икән, — ди шодалылар.

Без исә кибет эшчәнлегенең гөрләп баруын һәм кибетче Рәзилә Нигъмәтҗановага хәерле хезмәтләр теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кибет Шода