Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

София җиңде

Һөнәри юнәлеш бирү – хәзерге заманда белем бирү оешмаларының мөһим юнәлеше.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләүче педагоглар балаларга кече яшьтән үк профориентациягә зур игътибар бирергә кирәк дигән фикердә. Сораштырулардан күренгәнчә, әгәр башлангыч сыйныф укучыларыннан ни өчен укыйсың дип сорасаң, еш кына «әти-әни кушканга» яки «бишле алу өчен» дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Күп очракта балалардан «үзем өчен укыйм» дигән җавапны ишетеп булмый. Югыйсә, балалар мәктәпкәчә яшьтән үк үзләренең киләчәкләре өчен укуны аңларга тиеш.

Безнең 5нче балалар бакчасында һөнәри юнәлеш бирүгә зур игътибар бирелә. Бакчабызда узган соңгы мөһим вакыйгаларның берсе – Baby Skillsта катнашу моның ачык дәлиле. Baby Skills чемпионаты ул – мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балаларга төрле һөнәрләрдә башлангыч һөнәри осталык алуга юнәлдерелгән проект.

Әлеге чемпионатта мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче София Чукаева «Сынлы сәнгать» компетенциясе буенча катнашты. Кечкенәдән рәсем ясарга яратучы, сәләтле кыз тәрбиячесе Фәридә Фирдәвес кызы җитәкчелегендә Baby Skills чемпионатында лаеклы чыгыш ясады. Чемпионат 3 этаптан торды. София барлык этапларны да уңышлы узып, зум форматында рәсем ясап яклады. Шунысын да әйтергә кирәк: әлеге регионара үткәрелгән чарада София Балтач районыннан катнашкан бердәнбер бала булды.

 

Гөлназ Закирова,

Балтач 5нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәмгыять