Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сокландырасың, Чулпан!

Җир йөзендәге җитез, һәр эшкә өлгер, тәвәккәл кешеләргә карап, сокланнмый калып буламы соң?! Әнә, Кариле авылында гомер итүче Чулпан Габделганиеваның ирешкән уңышлары еллап түгел, ә көнләп артып тора. Күзләр генә тимәсен!!!

Әле күптән түгел генә Кабардино-Балкариянең Нальчик шәһәреннән шашка ярышларыннан җиңү яулап кайткан иде. Инде 30нчы майда Казанга барып, республиканың "Прогресс" яшьләр үзәге оештырган "Энҗе" күргәзмә-ярминкәсендә катнашырга өлгергән. Әлеге чарада Чулпан үзенең иҗат җимешләре - чигүле кул эшләре белән катнашкан. "Элеккеге әбиләребезнең чигү үрнәкләрен саклап, кул эшләрен югалтмыйча, хәзерге көнгә кадәр дәвам иткәнең өчен", дип аның кул эшләнмәләрен жюри югары бәяли: чигү номинациясендә диплом һәм истәлекле бүләк тапшыра.

Чулпан Габделганиева:
- Бу бәйге инде 4нче тапкыр уза икән, минем әле беренче тапкыр катнашуым гына иде. Анда төрле шәһәр-районнардан 14 кеше катнашты. Һәркайсының кул осталыгына сокланырлык, матур иде. Жюри членнарына, мөгаен, бәя бирү авыр булгандыр... Бәйрәм бәйгесен Фәнис Җиһаншин бик күңелле итеп алып барды, һәркемнең кул эшләре белән кызыксынып, сораулар бирде. Мине дә читтә калдырмады, шигырьләр язуымны, китапларым басылып чыгуын да белгәч, тагын да сокланып китабымны карады.
Шигырь сөйләгән арада яныма яшь шагыйрә Йолдыз Миңнуллина килеп басты, аның белән якыннан танышкач, истәлеккә китабымны бүләк иттем. Әлеге чара бик ошады. Кул эшләрем югары бәя алгач, бик сөенеп кайттым. 6 яшемнән бирле чигәргә яратам. Инде ничә ел узса да, эшләгән эшләрем өчен Татарстан Фәннәр Академиясенең сынлы сәнгать бүлеге мөдире, жюри рәисе Р.Р.Солтановадан җылы сүзләр ишетү - минем өчен бик әһәмиятле булды",- диде тәэсирләре белән уртаклашып.

Чулпанга яңадан-яңа уңышлар һәм сәламәтлек теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250