Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Соклангыч! Кырык ел бергә.

Һәр кеше үз иленең тарихын яхшы белергә тиеш. Элек ноябрь башында, 7 ноябрьдә, Октябрь бәйрәме дигән бик кадерле бәйрәм булган. Шушы чорга туры китереп демонстрацияләр, концертлар, кыскасы, зур бәйрәмнәр оештырылган.

Ә минем әбием белән бабаем Гөлсинә һәм Шамил Сафиуллиннар моннан кырык ел элек, шушы көнгә  туры китереп, туйларын үткәргәннәр. Икесе дә мәктәптә эшләгәнлектән һәм бик актив булганлыктан, алар өчен бу бик мөһим бәйрәмнәрнең берсе булган. Әнә шулай, үзләренчә, алар бу бәйрәмне үзләренә тагын да истәлекле иткәннәр.

Инде әбием дә, бабаем да ялда. Икесе дә гомер буе мәктәптә: берсе – башлангыч сыйныфларда, берсе физикадан укыткан. Икесенә 80 ел стажлары бар. Әле дә укучылары, әти-әниләре аларны онытмый, шалтыраталар, киләләр. Алар бүген дә авылыбызның иң хөрмәтле кешеләре. Мин аларның яшь вакыттагы фотоларын, әйбәт эшләгәнгә бирелгән грамоталарын карарга яратам. Ә алар бик күп. Без алар белән горурланабыз, яратабыз, әле илле, алтмыш ел бергә матур итеп яшәп, безне бәхетле итегез, дибез.

Камилә САФИУЛЛИНА,

Яңгул урта мәктәбенең бишенче сыйныф укучысы

фото: http://magarif-uku.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев