Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Соклангыч нәтиҗәләргә ирешүнең төп сәбәбе – кирәк вакытта, кирәкле урында булуыгыз”

Хөрмәтле аксакалыбыз Гарифҗан ага! Сезне олуг юбилеегыз - туксан  биш яшь тулу белән ихлас күңелдән котлыйбыз һәм  әле тагын  Аллаһы биргән гомерегезңе  сау- сәламәт булып, башкарган игелекле хезмәләрегез белән  безне куандырып, һәм үзегез  дә аларның  әҗерен күреп,  куанычлы, бәрәкәтле гомер итүегезне телибез!

Гарифҗан ага!  Сез безнең өчен чын мәгънәсендә җанлы тарих. Туксан биш ел!  Бу чор эчендә илдә нинди генә тетрәндергеч вакыйгалар, авырлыклар, афәтләр  булмаган һәм аларның барысына  да сезгә шаһит булырга туры килде.

... Субаш мәктәбенең 130 еллыгына багышланган зур тантанада да бергә булдык,  аның сәбәбе, миңа  хезмәт юлын  Каенсар балалары да  килеп укыган,   Субаш мәктәбендә  математика укытучысы булып башларга туры килде. Аннан  соң мине язмыш сезнең туган авылыгыз Урбар мәктәбенә директор итеп җибәрде. Анда әле мин сезнең нигездә яшәгән Нәгыймә әбидә (Түри Нәгыймәсе) фатирда да тордым. Быел, Арбордан күчеп  сезнең әтиләр, бабайлар нигез салган  Каенсар авылына да 95 яшь була. Символик охшашлыклар. Минем үземнең узган гомеремнең ярты гасырдан  артыгы  сезнең кебек күренекле остазларым арасында узды. Без Түнтәр мәктәбендә укыганда Чепьяга барып комсомолга керсәк, мәктәптә эшләгән еллар  тулысы белән Чепья урта мәктәбе белән бәйле. Чепья мәктәбе безнең өчен ул елларда зур тәҗрибә мәктәбе булды. Мин әле дә, сезнең мәктәпнең бер бүлмәсенә музей өчен экспонатлар җыя башлаган  чорларыгызны хәтерлим. Ул вакытта, кем уйлаган, бу   тарихларга кереп кала торган титаник эшенең башлангычы  булыр  дип!  Сезнең  шушындый соклангыч нәтиҗәләргә ирешүенең төп  сәбәбе , минемчә, сезнең  кирәк вакытта кирәкле урында булуыгыздадыр. Ул кырыклап авылдан  килеп,  төрле милләт балалары укый  торган, күп кенә башлангычларның  инициаторы  булган,   талантлы педагогик коллектив эшләгән, Чепья урта мәктәбе белән бәйле. Ул русско- татарская-удмурдская  школа (рус, татар, удмурт мәктәбе) дип аталды.  Чепья мәктәбе  районда гына түгел, республикада, Россиядә әйдәп баручылардан булды. Мин куст- методик киңәшмәләргә йөргәндә, мәктәптә орденлы- медалле  абзыйларның-сугыш ветераннарының  күп булуына игътибар итә идем. Мәктәп белән 20  ел, иң истәлекле, мәктәп зур казанышларга ирешкән елларда талантлы җитәкче, көчле лектор- пропагандист, Россиянең Атказанган укытучысы ,күп орденнар, медальләр   кавалеры , сугыш ветераны , Ягъфәр абый Якуб улы Яппаров җитәкчелек итте. Мәктәптә музейның  ул директор вакытта барлыкка килүе –аның эшчәнлегенә дә югары бәя.  Бүген инде  ул да, аның белән кулга кул тотынып, бер команда булып эшләгән күп кенә сугыш,  хезмәт ветераннары да  бакыйлыкта. Алар дөньялыкта кылган зур игелекле эшләрен,  күңелләрдә якты истәлекләрен калдырдылар.  Урыннары Аллаһының җәннәтләрендә булсын!  Гарифҗан абыйның таланты,  иң зур казанышы, шушындый көчле коллективның зур потенциалын, көчен  дөрес итеп файдалану булды.  Ул ноталардан мәшһүр симфонияләр язган композитор, яки сүзләрдән  гаҗәеп поэмалар, шигырьләр иҗат иткән шагыйрь кебек,  аркадашларының-хезмәттәшләренең, йөзләрчә  шәкертләренең  тырышлыгын бергә туплап,  гаҗәеп  музей оештыра  алды.  Бу  музейны Гарифҗан абыйның үзенә һәйкәл дип , әйтүчеләр бар.  Минемчә, ул һәйкәл аның үзе өчен генә түгел. Ул барлык хезмәттәшләренә, Чепья мәктәбенә, музейны барлыкка китерүдә булышкан  һәркем өчен   һәйкәл салды. Шуның белән зур изгелек кылды.  Музейда  берничә мең экспонат бар икән, аларның  һәрберсенең иясе, тарихы  бар. Алар һәркем өчен горурлык. Без, бүген, Чепья авылының  Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә иң дәрәҗәле, тарихи авылларның берсе булуы белән чын күңелдән  горурланабыз. Синең башкарган зур хезмәтләрең өчен бирелгән  “РСФСР ның халык мәгарифе отличнигы, “СССРның мәгариф отличнигы”,” Татарстан  АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәрең бар. Әмма, районга гына түгел республикага килгән күп кенә делегацияләр,  галимнәр,  дәүләт эшлеклеләре, җитәкчеләр, чит ил кунаклары  Чепья  музеен эзләп киләләр. Аларның   монда күргәннәргә сокланып,  зур  канәгатьлек  һәм рәхмәт хисләре  белән китүләре,  Гарифҗан абый,  ул , синең инде күп кенә мактаулы исемнәрең,  дәүләт бүләкләрең булса да,  минемчә, бәянең иң зурысыдыр.   Бүгенге көндә  Чепья үзе дә музейны хәтерләтә. Монда  христианнар өчен ике чиркәү, берсе яңа, икенчесенең 200 еллык тарихы бар, бәхеткә  каршы авыл халкының, иганәчеләрнең   зур тырышлыгы  белән  ул да торгызыла. Мөселманнар өчен Аллаһының изге йорты мәчет эшли.  Чепья элек ул үзенең гөрләп  торган, күпләрне таныштырган, кавыштырган, яшәү чыганагы булган данлыклы Чепья базары белән , соңрак Үргән мебель фабрикасы,  инвалидлар артеле һ.б. дан тотты.  Хәзер Татарстан үзәк музее филиалы булган Чепья  “Халыклар дуслыгы музее”,  Чепьяның гына түгел, Балтач районының  да күрке - “мөһере”.  Сүземне бар тарихи кыйсса белән төгәллисем килә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.с  сәхәбаларына Изге Китабыбыз  “Коръәни Кәрим”ның иңеп бетүен әйтә. Шул вакытта  аның иң тугрылыклы сәхәбаларыннан булган Әбүбәкер елап җибәрә.  Гаҗәпләнеп аннан ник елыйсың, дип сорагач, ул болай дип җавап бирә. “Һәр нәрсә  иң зур камиллегенә ирешкәч, тарала башлый, ди. Адәм баласы билгеле бер яшьтән соң картая башлый, җәнлекләр, үсемлекләр дә шулай. Төзегән биналар, һәр нәрсә, төзелеп беткәч, туза, җимерелә башлыйлар. Без, ышанабыз, Гарифҗан абыйның эше ышанычлы кулларда. Аның көчле “бөреләнеп чәчәк аткан”  коллективы бар. Безне элек эштә тупас хаталар җибәрсәк, “син бөреләнмичә чәчәк аткансың” дип сүгәләр иде. Алга таба да, музей коллективына Гарифҗан ага җитәкчелегендә музеебызның матур традицияләрен дәвам итәргә насыйп булсын!  Без һәрвакыт Аллаһыга рәхмәт укыйк. Беренчедән Гарифҗан ага кебек кешеләр очраса, шундый яхшы кешеләрне бар иткән өчен,  икенчедән, начар кешеләрне күрсәк, барлык кешеләрне дә шундый начар итеп яратмаганы өчен. Смәел авылы мөтәвәллияте исеменнән дә Гарифҗан агага кайнар сәламнәр һәм юбилей котлаулары, башкарган игелекле хезмәтләре өчен рәхмәт  тапшырам. Олы ихтирам һәм хөрмәт белән, сезнең  башкарган олуг хезмәтләрегез алдында баш иеп, Аллаһтан  сезгә җан тынычлыгы, тән саулыгы белән игелекле гомерләр насыйп итүен сорап,  

Солтан Фатихов,

Смәел авылы мәчете мөтәвәллияте, Балтач районы “Аксакаллар шурасы” рәисе 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев