Солдат кайтты (+фото, видео)
Көшкәтбашлылар авылдашлары Илсаф Миннеҗановны армиядән зурлап. каршы алды.
"Башка солдатларыбызны да шулай сөенеп каршыларга язсын!
Әниеңең тәмле ашларын ашап, чәйләрен эчеп, әтиеңә күңелеңне бушатып, абыең белән бер утырып җырлап, эне- сеңелләреңне кочаклап, авыл һавасын сулап, чишмә суларын эчеп, сандугач җырын тыңлап ял ит инде авылдаш!
Аннары печән өсте башланыр... ) тормыш бер хезмәттән икенчесенә ялганып дәвам итә... син хәзер аларның аермасын беләсең... Исән- сау яшәргә насыйп булсын, матур киләчәк сиңа, авылдаш!", дип яза ШАТ-Көшкәтбаш.
Инсафның әнисе Рәмзия ханым "Хезмәт" сайты аша шундый матур, истәлекле очрашу ясаган Көшкәтбаш кызлары олы рәхмәтен җиткерә.
- Улыбызны матур итеп капшылаган авылыбызнын төркем кызларына,барлык авылдашларга зур рәхмәт! Беркемгә дә бала хәсрәте, борчуларын күрергә язмасын! Илләребез тыныч булып, исән-имин булып яшәсәк иде һәрберебез дә, Яраббым!
Видеоязма Лилия Гарифуллинадан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев