Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Солдаттан хат килде

Мәңге яшь, гүзәл Әнием минем!

Туган ягым – Балтач бистәсендә яшәүче яраткан әниебез ГӨЛБАҺАР ГАБДЕЛХАК кызы ТИМЕРБАЕВАның  7 июнь көнне күркәм юбилее иде.

Кадерле әнием! Сине матур юбилеең белән ихлас күңелдән тәбрик итәм! Сина күңелемдәге иң изге, матур теләкләремне армия сафларыннан юллыйм!

Йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы, терәге булып, кадер-хөрмәттә, әтиебез белән тигезлектә, яшәүдән ямь табып, рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп, бәхетле мул тормышта, тынычлыкта озак еллар гомер кичерергә язсын сина!

Мәңге яшь, гүзәл Әнием минем!

Сау-сәламәт, шат һәм көләч бул,

Иксез-чиксез булсын бәхет мизгелләрең!

Ходай сиңа озын гомер насыйп итсен,

Сиңа юллыйм теләкләрнең изгеләрен.

Әни бит ул — өйнең яме,

Ә тормышта — олы терәк.

Сәламәт бул, озак яшә,

Син бит, әни, безгә бик кирәк.

Мин сине яратам һәм бик нык сагынам

Киров өлкәсенең Оричевский районының Мирный бистәсендәге 71316нчы хәрби частенең зенит-ракета бригадасында хезмәт итүче улың Самат.

ред.: Кызганыч, Гөлбаһар апаның гомер бәйрәме якынлашкан көннәрдә  әнисе үлеп китте. Урыннары оҗмахта булсын мәрхүмәнең. Ә Гөлбаһар апаның һәм дә аның гаиләсенең, әлеге хатны язучы армиядәге улы Саматның кайгысын уртаклашабыз,  сабырлыклар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: солдат хаты