Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сораштыралар - нишлибез?

Син кайсын сайлар идең, Салкын чишмәнеме, Батырлар аллеясынмы?

Син кайсын сайлар идең, Салкын чишмәнеме, Батырлар аллеясынмы?

2019 елда булачак иҗтимагый киңлекләр урынын син сайлыйсың. Битараф булма, диеп,
районда «Балтачыбызны төзекләндерүгә син дә үз өлешеңне керт» дигән сораштыру бара.  Нәрсәне төзекләндерергә, зурайтырга, матурларга?

Салкын Чишмә урыны 
Салкын Чишмә урыны Балтачның иң матур җирендә урнашкан. Салкын Чишмә елгасы һәм чишмә урынын төзекләндерү һәм тагын да матурайту максатыннан, җәяүлеләр һәм велосипедта йөрүчеләр өчен махсус уңайлыклар, балалар өчен уйнау зоналары булдыру каралган. 

 Батырлар аллеясы 
“Батырлар аллеясы” мемориаль комплексы 2010 нчы елда Балтачның үзәк өлешендә төзекләндерелгән. Парк “Мәңгелек ут” мемориалы белән тәмамлана. Геройлар аллеясы территориясе декоратив агачлар, газоннар һәм чәчәк түтәлләре белән яшелләндерелгән. Шулай ук парк җиһазлары –эскәмияләр, яктырткычлар да урнаштырылган. 

 Әфганчылар аллеясы 
Бу комплекс 2005 елның 9 нчы маенда ачылган. Әфган, Чечня сугыш ветераннары һәм хәрби хезмәттә хезмәт иткәннәр көче белән вертолет МИ-2, БМД, 2 пушка, су асты көймәсе макеты кебек хәрби техникалар һәм экспонатлар булдырылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзекләндерү проекты