Сораштыруны дәвам итәбез...7 ноябрь нинди көн, сезнең өчен хәзер дә бәйрәм булып калдымы?
Безнең өчен әле дә зур бәйрәм ул.
Рауза ЗИННӘТУЛЛИНА – ветеран укытучы:
– Без совет чорында белем, тәрбия алган, шул чорда яшәгән кешеләр. Безнең өчен әле дә зур бәйрәм ул. Гомер буе бик дулкынланып көтеп ала идек. Әле бит бәйрәмнәр дә, яллар да бүгенгедәй күп түгел, көзге каникул чорына туры килгәнлектән, безгә дә ялы мулрак эләгә иде. Бүгенге караштан чыксак, бәлки инде ул “бөек” тә түгелдер, әмма күңелдә берсеннән-берсе матур, якты хатирәләр генә сакланган шул.
Хәмит ГӘРӘЕВ – “Якты юл” хуҗалыгының элекке рәисе:
– Бүген ничек кенә каралтырга, әһәмиятен киметергә тырышсалар да, ул чордагы хакимиятне тәнкыйтьләсәләр дә, бу бәйрәм күпләр күңеленә матур бер бәйрәм булып кереп калды дип беләм. Бүгенге белән чагыштырганда, социалистик системаның өстенлекләре дә шактый бит: ул чакта барлык кешеләр бушлай белем алды, бушлай дәваланды, шифаханәләргә барды, эш урыннарыннан бушлай бүлмәсе, фатиры бирелде, һәрнәрсә план белән эшләнде, тәрбия бик көчле куелган иде. Авылларны саклап калу юнәлешендә дә сүздә генә түгел, гамәлдә бик күп яхшы эшләр башкарылды. Нәтиҗәдә яшьләр бүгенге кебек тоташ шәһәрләргә агылмады, авылларда калдылар, гаилә кордылар. Менә безнең авылда да әле кайчан гына 360 хуҗалык булса, бүген инде 230га гына калды... Үткәнне сагыну гына түгел бу, әмма күңелләрдә әлеге бәйрәм белән бәйле бик күп матур хатирәләр яши. Үткәнне тарих битләреннән дә, кешеләр күңеленнән дә сызып атып булмый.
Вәзил ВӘЛИЕВ – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, мәдәният ветераны:
– “Бөек Октябрь бәйрәме!”, дип сагынып көтеп алган көн кайдадыр, ХХ гасыр ахырында юкка чыкты. Мин эшкә урнашкан елны Бөек Октябрь революциясенең 50 еллыгы иде. Зур әзерлекләр белән, район смотр-конкурслары оештырылды. Анда матур концерт программасы әзерләп, сәхнә костюмнары тектереп, район сәхнәсендә бик матур чыгыш ясадык. Бөек Октябрьнең һәрбер юбилей даталарын шушындый күтәренке рухта каршы ала идек. СССР таркалу белән бу зур бәйрәмнең мәгънәсен дә, кыйммәтен дә оныттыра башладылар. Яшь буын революциянең ни икәнен дә, аның нинди кыйммәткә ия икәнен дә белми, чөнки дәреслекләрдә бу зур тарихи вакыйга булса да, язылмый, бу датаны бөтенләй кешелекнең хәтереннән чыгарып ташларга тырыштылар. Шулай эшләделәр дә. Ә безнең олы буын бу вакыйгаларны сагынып искә ала. Безнең күңелләргә сеңеп калган олы бәйрәм иде ул. 70 елдан артык шушы мохиттә, социализм казанышларына куанып, матур тормышта яшәдек. Иртәге көн өчен ышаныч зур: уку, сәламәтлек саклау – бар да бушлай иде. 90нчы еллар башында капитал хакимлек итә башлау белән бу даталар берәм-берәм халык күңеленнән төшеп кала бардылар. Шул чорда үзем – ике, тормыш иптәшем, улым һәм киленем берәр бушлай югары белем алуга ирештек. Олы буын Бөек Октябрь революциясенең 100 еллыгын барыбер үзләренчә, матур итеп билгеләп үтәчәк дип уйлыйм, чөнки бу дата безнең буынның күңеленә матур булып сеңеп калган.
Гүзәлия ВӘЛИЕВА – Чапшар мәдәният йорты мөдире:
– Ул көн безнең күңелгә кечкенәдән ботка бәйрәме, уңыш бәйрәме булып кереп калган инде. Кечкенә генә мәктәптә башлангычта укыганда Фәймә апа ботка пешерә, ул көнне маен да күбрәк итеп салып бирә иде. Мич буенда тезелеп утырып ашый идек, шул хәтле тәмле була иде. Тагын шунысы да исемдә, октябрьдә туганга күрә, минем бабам Ленин, дип горурланып йөри идем, янәсе октябрьдә туганнарның Ленин була бабасы. 2 класста октябрятка алганнары да матур хатирә булып саклана. Монтаж өйрәнеп, Ленин бабай турында шигырьләр ятлаганнарыбыз да, такта янына тезеп бастырып значоклар такканнары да бер дә күңелемнән чыкмый.
Ленура САФИНА – мәгариф ветераны, Балтач бистәсе:
– Ноябрь ае минем күңелемә иң нык уелып калган айларның берсе. Бу айда иң дәрәҗәле бәйрәмнәрнең берсе – Октябрь бәйрәме уза иде. Мәктәп елларында без бу бәйрәмгә сыйныф җитәкчебез белән концерт номерлары, монтаж, берәр нинди сәхнә әсәре әзерлибез. Ни хикмәт, мин бу этапларның һәрберсен бик ачык хәтерлим: нәрсә сөйләдек, сыйныф җитәкчесе безгә нинди теләкләр теләде. Ә үсә төшкәч, эшем турыдан-туры әлеге бәйрәмнәрне, парадларны оештыру белән бәйле булды. Укытучы, пионервожатый, агитбригада члены буларак бик күп чараларның үзәгендә кайнадык. Инде ул заманнардан күпме вакыт узган. Димәк, күңел түрендә урын ала торган вакыйгалар булган алар... Бүген инде без, Октябрь бәйрәмен түгел, Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәбез. Заманнар үзгәрсәдә әлеге бәйрәмнәрнең төп асылы барыбер бердәмлекне тәшкил итә, минемчә.
Гөлсинә Гарипова, Гөлзидә Газизуллина
Гарифҗан Галиев фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев