Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Соравым ачык калды...

Читтән карап торган кешегә генә бик җиңел тоела икән...

Аллага шөкер, хәзер күп яшьләребезнең тормышы никах белән башлана. Хәзрәт килә, гаиләдә ир белән хатынның вазифалары, хокуклары, бурычлары белән таныштыра, никах укый. Никахларын рәсмиләштерү турында шәһадәтнамә биреп китә.

Бер карасаң, аларның эшләре шуның белән бетә кебек. Юк, үз эшенә бирелгән хәзрәтләребез яшьләрнең киләчәк тормышы белән дә кызыксынып тора икән. Тигез яшәсәләр, сөенәләр. Берәр проблемалары килеп чыкса, аерылу алдында калсалар, аларны күреп сөйләшәләр. Низагның нидән килеп чыгуын ачыкларга, яшьләрне килештерергә тырышалар. Үзләренең хезмәтләре турында кешегә сөйләп йөрмиләр, шуңа күрә аларның хезмәте читтән карап торган кешегә генә бик җиңел тоела икән.

Кызганыч, кайбер яшьләребез гаилә тормышына җиңел карый. Хәтта дини тормыш белән яшәүче ир-атлар да, белмим, тәрбия җитмәүдәнме, әллә башкаларга иярепме, уйламыйча “талак” сүзен әйтеп ташлыйлар. Күрше районда булган бер вакыйга мине бик аптырашта калдырды.

Илсур (исемнәр үзгәртелде) Мәдинәгә яратып өйләнде. Матур яшәделәр. Әллә юктан кызып китте, ир хатынына иң куркыныч сүзне әйтте: “Талак”. Бер генә дә түгел, өч тапкыр кабатлады. Эш үтүгә, акылына килде дә... Тик соң иде иңде. – Хатынының аерылып китми хәле булмады. Әмма мәхәббәт калды. Уртак балалары исә бу хисләрне көчәйтә генә иде. Ислам дине кагыйдәләре буенча яшәмәсә, Илсур Мәдинәне алып кына кайтыр иде, әле алай да дин әһелләре белән сөйләшеп карады, рөхсәт булмады. Шуннан алар уртак фикергә килделәр: Мәдинә кемгә дә булса кияүгә чыгып аерылырга тиеш. Күршедә генә Мәдинәнең буйдак сыйныфташы яши иде. “Эш”не тиз тоттылар. Хәзрәт килде, никах укыды. Әйбәт кенә яшәп тә киттеләр кебек. Тик берәр ай үтүгә, хәзрәткә бу парларның аерылышуы турында хәбәр килеп иреште. Ул яшьләрне күреп сөйләшергә баргач, үзе дә аптырашта калган. Чөнки Мәдинә Илсур белән кабат кушылу өчен генә кияүгә чыгуын хәзрәткә яшерми әйткән, тик булачак ирен генә бу турыда кисәтмәгән икән.

Ирләр дә, аларга тапшырылган җаваплылыкка җитди карап, телләренә хуҗа булсалар иде.

Кемнедер бәхетсез итеп, бәхетле гаилә кора алырлармы? Соравым ачык кала.

Зөләйха ХАФИЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш