Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Соры» хезмәт хакына кызыкма!

Хезмәт, мәшгульлек яклау министрлыгы «Соры» хезмәт хакы һәм официаль рәвештә эшкә урнашмыйча эшләү киләчәктә аз пенсия алуның төп сәбәпләре булып тора, дип белдерә.

Хезмәт хакын "конверт" белән биргән җитәкчеләр үзләренең хезмәткәрләрен киләчәктә лаеклы пенсиядән мәхрүм калдыра, чөнки "соры" хезмәт хакына кертемнәр исәпләнми. Барыбыз да яхшы белә, әгәр эш бирүче эшкә алганда хезмәт килешүе төземәсә, ул үз өстенә бернинди җаваплылык алмый. Бу исә тулы күләмдә хезмәт хакын түләмәүгә китерә. Мондый хезмәткәр суд органнарына хезмәт хакын эзләтеп алу белән мөрәҗәгать итсә дә, аның хезмәт эшчәнлеге дәлилләнмәячәк.

2015 елның 1 гыйнварыннан киләчәк пенсиянең күләме хезмәт хакы күләменә, стажга, иминият пенсиясен билгеләүгә мөрәҗәгать иткән яшькә бәйле. Хәзер пенсия билгеләгәндә беренче тапкыр "шәхси пенсия коэффициенты" (балл) дигән термин кулланыла башлады. 2024 елдан соң картлык буенча пенсия билгеләсеннәр өчен кимендә 30 ел хезмәт стажы булу кирәк. Әгәр хезмәткәр минималь хезмәт хакы күләмендә генә хезмәт хакы, ә калган өлешен "конверт"та ала икән, 30 балл барлыкка килә, бу 30 ел эшләргә кирәк дигән сүз.

Пенсиянең иминият өлеше дәүләтнеке яки дәүләтнеке булмаган фондларга кергән түләүләрдән чыгып формалаша, официаль рәвештә эшкә урнашып, "ак" хезмәт хакы алып эшләгәндә иминият стажы кимендә 15 ел булырга тиеш. Ә хезмәт хакының барысын яки күп өлешен "конверт"та алганнар бары социаль пенсиягә яки аз күләмдәге иминият пенсиясенә генә өметләнә ала.

Пенсия фонды идарәсе белгечләре ведомостьара комиссия, салым органнары, миграция хезмәте вәкилләре белән даими тикшерүләр уздыралар. Әмма бу проблеманы бары тик хезмәткәрләр тарафыннан үз хокукларын яклауны сорап мөрәҗәгать иткәндә генә ирешеп булачак.

Мондый гаделсезлекләр турында "Халык контроле"нә яки Хезмәт, мәшгульлек яклау министрлыгының "Кайнар линия"сенә 557-21-13 номерына хәбәр итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250