Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сосна егете Данилгә паспортны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзе тапшырды

Күптән түгел ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин илнең яшь гражданнарына тантаналы шартларда Россия паспортларын тапшырды.

Җөмһүриятебез парламентында өченче мәртәбә уздырылучы тантанага республика районнарыннан барлыгы 32 укучы чакырылган иде. Әлеге мәртәбәле чарада безнең районнан да Сосна мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Данил Фәләхетдинов әти-әнисе белән бергә катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин тантанага килүчеләрне бу вакыйга белән котлап, аларга тәртипле һәм тәрбияле булырга, мәктәптә бирелгән материалларны тырышып үзләштерергә, мәктәпне тәмамлагач, үзләре теләгән югары уку йортларына керүләрен теләде.
Фотоларны Люция Зәйнуллина тапшырды.

Люция Зәйнуллина,
Тәрбия эшләре буенча
директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250