Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сосна халкы элеккечә көне буе бәйрәм итте.

8 март көнне Сосна авылында авылдашыбыз Ильшат Гыйбадуллин инициативасы белән "Кышны озату" бәйрәме үткәрелде. Мәктәп яны территориясе кардан чистартылган. Җигүле бизәлгән атлар балаларны, Кыш бабай белән Кар кызын утыртып, халыкны бәйрәмгә чакырып,урам әйләнделәр.

Иртәдән ветераннар, студентлар, укучылар командалары арасында хоккей ярышлары башланып китте. Гомергә "хоккей җене" кагылган, бүгенге көндә 50 яшьне ваклап баручы ветераннар командасында уйнаучы Ибраһимов Харис, Габдрахманов Рафил, Ганиев Фәргатьләрнең каршы як командада 2шәр уллары уйнады. Габдрахманов Фәнил дә, үзе тәрбияләгән укучылары һәм улы белән көне буе хоккей уйнады, шул ук вакытта башка төр спорт ярышларын оештыруга ярдәм итте.
Ясле-бакча тәрбиячеләре нәниләр өчен уен оештырса, мәктәп укытучылары укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен оештырды. Нинди генә уеннар юк иде. Нәниләр туйганчы атынчык атынды, агач атка атланып, чана тартып ярыштылар. Әбиләр дә түзмәде, оныкларын утыртып ярыштылар. Урындыкка басып, капчык сугышы, итек ату, чүлмәк вату, чанада тарту уеннарында һәркем катнаша алса, чаңгы ярышының, аркан тартуның үзенең осталары бар. Яшьләр кызып-кызып мини-футбол уйнаса, гаиләләр арасында футбол ярышы үткәрелде. Ә менә машина тарту ярышында кем дисезме, хатын-кызлар җиңеп чыкты. Бәйрәмнең алып баручылары, җырчылары, фотокорреспондентлары да үзебезнең яшьләр булды.
Без үскәндә, 90 нчы еллар башына кадәр бу бәйрәм ел саен үткәрелә иде. Соңыннан акча юклыкны сылтау итеп, туктатылды. Соңгы "Кышны озату" бәйрәме вакытында укучылар командасы составында уйнаучылар, бүген ветераннар командасы составында уйнадылар. Күпме гомер бәйрәмсез яшәгән авыл. Югыйсә күп тә кирәк булмаган икән. Бер Ильшатның элеккеге яхшы традицияне кайтару теләге җитте. Авылыбыз эшмәкәрләре Галләмов Рәдис, Миңнемуллин Рәфыйк, Гыйбадуллин Самат, Хафизов Айрат, Сабирҗанов Рәйханнар бәйрәмнең иганәчеләре булдылар. Авылыбыз кияве Казан шәһәреннән Гатауллин Азат үзе генә 15 мең сум өлеш кертте. Ул элек тә спорт ярышларының спонсоры булгалый иде. Күмәк хуҗалык рәисе Ситдыйков Фирдәүс Габдулла улы инициативаны хуплап алып, матди һәм мораль ярдәм күрсәтүче булды. Элек шушы бәйрәмне үткәрүне башлап йөргән Әсмабикә ападан да нык сөенүче булмагандыр. Иң беренчеләрдән булып бәйрәмгә килеп, күп ярышларның коментаторы булды.
Кичен барча халык яңадан клубка җыйналды. Сыер савучы һәм укытучы әниләр арасында "Шаяннар һәм тапкырлар" өчен ярышлар үткәрелде. Экранда көндезге ярышлардан фотопрезентация барды. 13 төрле бәйгедә көч сынашканнан соң, дуслык җиңде.
Халыкның клубтан тараласы килмәде. Соңыннан 80 нче еллар музыкасына дискотека үткәрелде. Сосна халкы көне буе бәйрәм итте. Балалар да көне буе компьютердан аерылып тордылар. Теләсәң була икән.
Халык бәйрәмнән алган тәэсирләр белән яшәсә, оештыру группасы авылның киләчәк тормышын җанландыру, тагын бәйрәмнәр үткәрү турында уйлана башлады инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250