Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сосна комсомоллары яшьлекләренә кайтты (+фоторепортаж)

Кеше үз тормышында төрле баскычларны үтә, әмма һәр кеше язмышының гомергә онытылмый һәм кабатланмый торган чоры була – ул яшьлек еллары.

Ә бу буынның яшьлек еллары комсомол белән бәйле. Үз сафларына миллионлаган кызларны һәм егетләрне берләштергән бу җәмәгать оешмасының төзелүенә быел 100 ел тулды.
Безнең районда әлеге күркәм юбилей Сосна җирлегендә башлангыч алды. Хатын-кызлар советы рәисе Фәридә Гатауллина инициативасы белән башлангыч алган юбилей кичәсе мәдәният йортында узды. Өлкәнәя барсалар да, күңелләрендә элеккеге комсомол дәрте сүнмәгән абый-апалар очрашуга шатланып, канатланып килде. Сөйләшер сүзләре, күңелләрендә йөрткән матур хатирәләре, онытылмас мизгелләре бик күп булып чыкты. Мул табыннар артында комсомол җырларын, шигырьләрен кабат күңелләрдә яңартып, вакыт узганы сизелмәде дә.
– Эшләп эш тә бетми, вакыт дигәнең дә һәрчак җитми, ә менә бу очрашуга шулай бердәм булып килүегез сезнең әле дә комсомол булуыгызны күрсәтә, – диде чара башланганда Резеда Гаязова.
Чыннан да, комсомол оешмасы таралганга инде ничә еллар үтсә дә, алар әле дә шул рухта яши. Көчле, ярдәмчел, үзенә йөкләнгән эшне намус белән җиренә җиткереп башкару аларның канына сеңгән. Алар бүген кушылганны иртәгәге көнгә калдырмый.
– Без, бүгенге өлкән яшьтәгеләр ул чорны сагынып искә алабыз, чөнки безнең иң матур яшьлегебез комсомол дәверенә туры килде. Мөгаен, безнең буын шуның белән дә бәхетледердә. Комсомол безне кеше итте, олы тормышка әзерләде. Устав ятлап, комсомолга кергән чаклар, мәктәпне тәмамлагач, комсомол путевкасы белән туган авылыбызда фермага сыер саварга калулар әйтеп бетергесез әһәмияткә ия чын тәрбия булган. Кызганыч, бүгенге яшьләргә шушы комсомол тәрбиясе җитми, – диде истәлекләре белән уртаклашкан чакта Фәридә Гатауллина.
Язманың дәвамы "Хезмәт" газетасында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: комсомол