Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Социаль хезмәткәр – һөнәр генә түгел... (+фото)

Ел саен җәй башында илебездә социаль хезмәткәрләр көне билгеләп үтелә. Ул Россия Президенты Указы белән 2000 нче елда календарьгә кертелгән иде.

Районыбызда социаль хезмәт берничә тармакны берләштерә. Болар - халыкны социаль яклау бүлеге, республика матди ярдәм үзәгенең 13нче номерлы филиалы, "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге.

- Безнең эшебездә иң мөһиме-бер-беребезне аңлау, изгелек кылу, шәфкатьле мөнәсәбәт, - ди район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина.

Әлеге бүлектә эшләүче Алсу Мөхәммәтшина һәм Регина Камалиевалар да шушы фикердә. Мөгаен башкача була а алмый торгандыр. Чөнки авыр тормыш шартларына эләккән кешеләр аерым игътибар таләп ителә.

Бүгенге көндә "Наз" үзәгенең (җитәкчесе Гөлнара Әхмәдиева) бер тармагы булган өйләргә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә Әнисә Хәйруллина җитәкчелегендә белгечләрГүзәл Кәлимуллина һәм Гөлнара Якупова, 48 хезмәткәр, 9 шәфкать туташы социаль ярдәмгә мохтаҗ 252 өлкән кеше турында кайгырта. Күп кенә ялгыз кешеләр өчен алар хәтта иң кадерле затларга әйләнә. Киң күңелле, игътибарлы һәм сабыр шәфкать ияләре ветераннар, инвалидлар, өлкән яшьтәге гражданнар, социаль яклауга һәм дәүләт ярдәменә мохтаҗларга кыенлыкларны җиңеп чыгарга булыша һәм аларда үз көчләренә ышаныч уята. Социаль хезмәткәр - ул һөнәр түгел, ә яшәү рәвеше, рухи халәт.

Балтачтан Ленара Гарәфетдинова, Чепьядан Нина Сидоровалар, шәфкать туташы Алсу Салаховаларның хезмәтләре аеруча мактауга лаек. Әлеге кызлар әби-бабайлар, ялгыз яшәүче инвалид авылдашлары турында чынлан торып кайгырталар, эшләрен күңел биреп үтиләр, хезмәт стажлары да зур инде.

- Эшемне бик яратам. Миңа ярдәмгә мохтаҗ 8 кеше беркетелгән. Аларга чын күңелемнән хезмәт күрсәтәм, эч серләрен тыңлыйм. Бер-беребезгә нык ияләндек. Кайчак чит кешеләр өйләренә кереп, мине күреп, кызыңмы, әллә дип сорасалар, кайберләре, әйе, кызым, киленеңме әллә дисәләр, әйе, киленем, дип җавап бирәләр. Менә шулай өлкәннәрнең кызлары, киленнәре булып эшлибез, аралашабыз,- ди Ленара.

Социаль хезмәткәрләрнең барысына да әнә шундый сыйфатлар хас. Алар тиеш өчен түгел, үз күңелләре кушуы буенча эшлиләр, рәхмәт аларга, ди җитәкчеләре. Өлкәннәр күңеле кебек кылдан нечкә хисләр белән эш итүчеләр, чыннан да, олы хөрмәткә лаек.
Гаилә һәм балалар белән эшләүче белгечләрнең дә хезмәтенә тел-теш тидерерлек түгел. Үзләре санаулы гына булсалар да, эшләре санап бетерә торган түгел. Энҗе Корбанова җитәкчелегендә эшләүче Фирүзә Исхакова, Наталья Закирова, Гөлшат Сәләхова, Олеся Закирова социаль яктан имин булмаган гаиләләргә күзәтчелек итеп, аз керемле, күп балалы гаиләләргә ярдәмнәр оештыруда армый-талмый хезмәт куя.

13 нче филиал (җитәкчесе Фатыйма Галимова) хезмәткәрләренең эше дә тавык чүпләп бетермәслек. Лилия Гарипова, Энҗе Нәҗипова, Миләүшә Хәбибуллиналар субсидия, матди ярдәмнәрнең тиенен-тиенгә санап, хезмәтләрен олы җаваплылык тоеп башкаралар. Хәзерге вакытта районның һәр икенче кешесе нинди дә булса матди ярдәм алып тора. Заманалар үзгәреп, һәр документ кәгазь генә түгел, электрон вариантта эшләнгән кебек, хәтта гариза бирү, чиратка язылу да хәзер электрон рәвештә башкарыла. Ә бүлек кызлары килгән һәр кешегә яхшылап аңлатып, компьютерда эшләргә өйрәтә. Хәтта техник сәгатьләр вакытында килгән кешене кире бормый алар.
Чепьядагы тернәкләндерү бүлекчәсендә дә үз эшенең осталары хезмәт куя. Коллектив тернәкләнүчеләрнең ялын файдалы һәм күңелле үткәрү өчен көчләрен дә, вакытларын да жәлләми.

- Чисталыкны, матурлыкны тәэмин итүче техник хезмәткәрләргә, тәмле ашлар белән сыйлаучы пешекчеләргә бәйрәм көнендә аеруча зур рәхмәт хисләре ирештерәсем килә. Ял, тернәкләнү чорында әлеге юнәлешләр аеруча мөһим, - ди район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина.

Шунысын да әйтергә кирәк, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре төп эшләреннән тыш, район тормышында да актив катнаша. Үзләре дә тулы канлы тормыш белән яши. Инвалидлар оешмасы гөрләп эшләп килә, "Әтиләр союзы" да ныклы адымнар белән алга атлый, волонтерлар эшчәнлеге дә мактауга лаек. Райондашларны үз тармакларының яңалыклары белән даими таныштыру максатыннан, 2002 елдан нәшер ителүче "Наз хәбәрләре" газетасы да укучылар тарафыннан бик җылы кабул ителә.

Бәйрәм уңаеннан бүлек җитәкчесе Алсу Фаризовна үзе җитәкләгән зур коллективны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, аларга азкеремле һәм яклаулы гражданнарның көндәлек проблемаларына битараф булмауларын, үз хезмәтләрен күңел биреп башкаруларын теләде.

Хәер, бу тармакта башкача эшләп тә булмыйдыр, чөнки социаль хезмәткәр кемгәдер килгән кайгыны, бәланы, кемдер кичергән фаҗигане үзләренекедәй кабул итеп, кешенең рухи һәм матди хәлен яхшырту өчен барысын да эшли, дәүләтнең үз гражданнарын яклау вазыйфаларын үти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250