Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Соцзащитаның гаебе юк

Ул очракта аларны рәхимсезләр дип язачаклар иде...

Җирле социаль челтәрләрдә Яңа ел бәйрәме ялларында "Балтач" паркындагы Үзәк чыршы янында кичен уйнатылган балалар уеннары турында сүз булды. Анда бүләкләрнең җитмәве, уенга кермәгән балаларның да бүләк алуы, ә катнашучыларның, киресенчә, бүләксез калуы турында әйтелә. Бу чыннан да шулай. Бертөркем бала тырыша-тырыша уйнады, бүләк алганда исә читтә карап торганнары да йөгереп керде. Караңгы булгач, оештыручылар кемнең катнашканлыгын чамалап бетерә алмады. Чамаласаң да, син катнашмадың бит, диеп, сабыйны куып чыгарып булмый. Ул очракта аларны рәхимсезләр дип язачаклар иде. Дөрестән дә, уен биремнәрен үтәгән балага бүләк алыр өчен янә сыналырга, түгәрәккә басып, янә уйнап бүләк отарга калды. Көй туктады, бүләк кемдә калды, шул аның иясе булды. Вак мәсьәлә диярсез, әмма баласы катнашып та нәүмиз калган әти-әни өчен гарьләнерлек бу. Шуңа да яза инде алар. Бу очракта әти-әниләргә намуслырак булырга иде, өйрәндек шул, бер-бер артлы узган сабантуйларында балаларны ярышта катнашканнар артына ияртеп җибәрергә... Кичен, ял көнендә дә, гаиләләрен калдырып балаларның күңелен күрергә килгән социаль яклау бүлеге кызлары хаклы, бар да әти-әни намусында. Намуслырак булыйк, җәмәгать,  сабыйларыбызны кеше өлешенә керергә өйрәтмик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: уен