Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Спасста һәм Апаста су баса, ә Балтачта?

Соӊгы көннәрнеӊ җылы булу сәбәпле, республикабызда кайбер районнарда язгы ташу чоры башланды.

Мәсәлән, Спас районының Тукай авылы уртасындагы күл ташып, авылны икегә бүлгән. Халык аптырашта, ферма эшчеләре төшкә кадәр ат белән киткән булса, төштән соң инде җәяүләп кайтырга мәҗбүр. Тезгә кадәр үк булмаса да, шактый озын резин итеккә су чак керми, дип хәбәр иткәннәр.

Апас районы, шәһәр тибындагы Апас бистәсенең Мирный урамы да яз тоткынлыгында. Монда исә әрсез ташу сарайларга, хәтта бәрәңге базына ук үтеп кергән.

– Ярый әле әни үзе өйдә юк, мәһшәр монда, – диде Әнисә Салаватуллина. – Ташу ел саен керә безгә. Әмма быел кермәс кебек иде. Арттагы күрше машинасын кертер өчен юл ясаган. Шуның аркасында су үз юлы белән китмичә, кешеләрнең бөтен бакчасы буйлап аккан. Әнинең өе урамның аскырак өлешендә урнашкан. Калган йортлар өстәрәк. Башка елларда да су төшә иде. Төшкә кадәр энем барып килгән, барысы да әйбәт, су үз юлыннан ага иде ди. Көндезге берләр тирәсендә барса, мәһшәр! Менәәле үзем дә шуннан кайттым. Сарай су астында. Базда бәрәңгеләр йөзеп йөри. Тавыклар кайдадыр – аларны күрмәдек тә әле. Әнинең көздән утырткан викторияләре, бакчага салган тиресләре барысы да агып киткән. Әле ярый үзе күрми, иртәгә төнгә генә кайта. Аңа кадәр ничек тә рәткә китерергә иде дип торабыз.

Чыганак: intertat.tatar

P.S. Балтачыбызда да бәрәнге базларына, ясты асларына су керде, дигән райондашларыбыз шактый. Шуныӊ өчен һәркем уяу булырга тиеш, зур су кинәт төшеп, хәвеф-хәтәр китермәсен иде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: су басу