Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сәрдек авылыннан Лотфуллиннар гаиләсе Алтын туйларын билгеләп үтте

Шушы көннәрдә Сәрдек авылында бергә тигез гомер итүче Лотфуллиннар гаиләсе Алтын туйларын билгеләп үтте. Аларны тәбрикләргә төп нигезгә балалары, оныклары, туганнары, күршеләре җыелды.

Пыжмара авыл җирлеге башлыгы Рафил Җәләев hәм аның урынбасары Гөлсинә Фазылова да аларны юбилейлары белән котлады. Гаилә башлыгы Васил Лотфуллин белән Разия Гарифҗанова 1965 нче елның ямьле җәй аенда гаилә коралар. Икесе дә Сәрдек авылында туып, шушы авылда гомер кичерәләр.
Бөтен хезмәт юллары да туган авыллары белән бәйләнгән. Васил абый данлыклы механизатор, "Почет билгесе" hәм "Халыклар дуслыгы" орденнары кавалеры. Разия апа бик озак еллар терлекче, бригадир булып эшләде. Өч кыз hәм бер ул үстерделәр. Васил абый белән Разия апа бүгенге көндә уллары Кафил, киленнәре Флүзә тәрбиясендә олы хөрмәттә яшиләр.
Фото: http://baltasi.tatarstan.ru/tat/foto_report.htm/photoreport/678324.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250