Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сәрдектә кино төшергәннәр

Мондый хәбәрне әле шушы көннәрдә генә алсам да, тиз арада аның ничек булуы турында белешеп, төп рольләрнең берсен башкарган Чулпан Әхсәнетдинова белән элемтәгә кердем.

- 2015 елның 19 май иртәсендә тулгагым тотып авырта башладым, шул көнне 14 сәгать 25 минутта 3310 грамм 51 смлы кызыбыз дөньяга аваз салды. Әлеге фильмны төшерергә киләчәкләрен миңа Резеда Мәгъсүмовна алдан хәбәр итеп куйды. Төшерү процессы бик ошады, үтә дә үзенчәлекле булды безнең өчен бәбине өебезгә алып кайту. Бик күп котлаулар кабул иттем мин ул көнне. Өйдә әзерләнеп бетә алмаслар дип курыккан идем, анысын да булдырганнар. Моның өчен кайнанам белән кайнатама, иремә, туганнарыма рәхмәт.
Исем кушу мизгелләрен дә төшерделәр, кызыбызга исемне Җәлил хәзрәт кушты. Гаиләбезнең беренче мәхәббәт җимешенә исемне гадел дигәнне аңлатучы итеп, Әдилә дигәнне сайладык. Дискны кулга алгач сөендек, бик ошады ул безгә, - ди яшь әни.

"Тәрбия баскычлары" дип аталучы фильмны Казаннан килеп төшергәннәр. Проектның җитәкчесе Бөтендөнья татар хатын-кызларының "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова булган. Аңа бу эшендә районыбызның "Ак калфак" оешмасы бүлекчәсе дә зур булышлык иткән. Шуны да искәртеп узарга кирәк, әлеге дискага мөселман йолаларының бөтен төрлесе дә кергән.

Чулпан һәм Айдар Әхсәнетдиновлар бик матур табигатьле Сәрдек авылында яшиләр. Ел башында аларның гаиләсендә тагын бер онытылмаслык вакыйга булган. Кызларына дип "Масяня" кибетеннән 3 билет алганнар һәм шуның берсенә зур телевизор отканнар.

- Бүләк отуыбыз да Әдиләбезнең бәхетеннәндер инде. Өч билет алдык, телевизор түгел, бер бүләк тә чыгар дип уйламаган идек. Айдар гына беренче билетны алгач та, телевизор безгә чыгар әле менә дигән иде, ул бик ышанды инде. Ышанычы рас та килде, - ди бәхетле кызчыкның әнисе.

Туганнан алып шундый зур эшләрдә катнашырга өлгергән Әдиләне "Ак калфак"ның бәхетле "баласы" дип атыйсы килә. Киләчәктә дә тормышында бары уңышлар юлдаш булып, сәламәт булып үссен иде сабый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250