Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Срогы чыккан паспортны күпфункцияле үзәкләрдә ел ахырына кадәр алмаштырып була

Россия паспортын 20 һәм 45 яшь тулгач алмаштырырга кирәк.

ыелның 1 февраленнән 15 июлендә кадәр срогы чыккан Россия паспортларын Татарстан халкы күпфункцияле үзәкләрдә штрафсыз гына алмаштыра ала. Моны 31 декабрьгә кадәр эшләргә кирәк. Бу хакта күпфункцияле үзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Срогы чыккан паспортларның гамәлдә булу вакыты Россия Президенты Владимир Путин Указы белән эпидемиологик вәзгыять начар булу сәбәпле озайтылды.

«Калган гражданнар өчен гадәти кагыйдәләр гамәлдә – туган көннән соң 30 көн эчендә иске документны алыштырырга кирәк. Әгәр гражданинга 45 яшь 1 гыйнварда тулса, гариза бирүнең соңгы көне 31 гыйнварда булачак. Бу көнгә кадәр күпфункцияле үзәктә барлык документлар кабул ителәчәк, соңга калган очракта документлар кабул ителми. Соңга калган өчен 2 меңнән 3 мең сумга кадәр штраф каралган», — дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.

Шул ук вакытта күпфункцияле үзәктә кабул итүгә алдан язылу көне гариза бирү датасы булып саналмый. Кабул итүгә вакытында язылып булмаса, чират буенча күпфункцияле үзәк белгечләренә мөрәҗәгать итәргә, РФ Дәүләт хезмәтләре Порталы аша гариза бирергә яки миграция мәсьәләләре буенча бүлеккә килергә мөмкин.

Россия паспортын 20 һәм 45 яшь тулгач алмаштырырга кирәк.

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: паспорт