Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Стальной дом”, “Steel house”

Бу чорга аерым төр товарларга бәяләрне төшергәннәр, илтеп бирү дә бушлай, диләр.

2018 елда элекке мех әйберләр фабрикасының иске, ярымташландык гаражларның барысын яңартып, заманча корылмаларга әйләндергән яңа хуҗаларның эшчәнлеге турында бер еллап элек язып чыккан идек.

“Корыч йорт” (аларны клиентлар “Стальной дом”, “Steel house” бренды буенча белә) тимер эшләнмәләр заводы бүген берничә яңа цехтан тора, монда 23 кеше эшли. Цехларда заманча станоклар, аларның һәркайсында яңа технологияләр кулланып, берничә төрле сыйфатлы продукция җитештерү линияләре куелган. Биредә чуеннан коелган әйберләр (салкын һәм җылы метод белән капка-чардуганнар, бизәкләр), күп төрдәге металл эшләнмәләр ясыйлар, гади генә трубаларга төрле бизәкләр сырлап, сәнгать әсәре булырлык кулланмалар, бакча интерьерлары (мангал, чәчәк савытлары, утыргычлар) тәкъдим итәләр. Кайткан әзер профильләрне төрле төсләргә буяуга исә тулы бер цех махсуслашкан. Чөнки бу шактый четерекле операция икән. Сыйфатлы булсын өчен аны полимер порошок белән сиптереп буяу ысулын кулланалар. Аңа кадәр әле аларны чистарталар, эшкәртәләр, яхшылап корыталар, сиптереп буягач, махсус мичтә киптерәләр. “Без аларны сату өчен дә әзерлибез, үзебез дә шул ук материал белән эшлибез. Шуңа да безнең өчен сыйфат һәм гарантия беренче урында”, – диләр.

Бүген биредә өч линия профнастил, бер линия яңа төр металл чирәп (металлочерепица), тагын берсе дүрт төрле металлосайдинг, бер линия гипсокартоннарга, фасадларга профильләр җитештерә. Быел тагын ике линия сафка баскан: берсендә дүрт төрле евроштакетниклар (гадәтиләре дә, порошок белән сиптереп буялганнары да бар), икенчесендә оцинковкалы профиль торбадан теплицалар ясала башлаган. Соңгысын сынау шарты белән генә эшләп караган булганнар, сораучылар көнләп арта, диләр. “Поликарбонат белән корып та бирә алмыйсызмы?” – дип тә сораганнар иде, анысын киләсе елдан эшли башларбыз, шул чакта теплицалар эшләүне дә арттырырбыз дип килештек. Әзер теплица каркасларын алып китеп торалар. Бездән аларны кибетләр ала. Кукмара, Кама Аланы, Мари Төрек, Казаннан кадәр киләләр. Ни дисәң дә, бездә хаклар очсызрак, – ди Элнар Шакирҗанов.

Кыскасы, биредә халыктан нинди товарга сорау була – алар шуны эшләргә әзер. Әнә, сездә парник дугалары юкмы, диеп шалтыратып сорауга, аларны да әзерләп куйганнар. Кулларында ут уйната торган, мең дә бер һөнәрле егетләр, оста кулында могҗизалар тудырырга сәләтле заманча станоклар булганда, проблема юк, диләр. Аларны сатып алучыларга җиткерәсе, әйтәсе теләкләре дә бар. Күп кеше тимер эшләнмәләрне алыпсатарлардан ала. Бу очракта тимерне калын-юка булуы, эшләнмәне сыйфаты, аны буяувы буенча тора-бара сораулар килеп чыкса, мөрәҗәгать итәргә кеше булмый, ә инде турыдан-туры заводтан алынса (бездән генә дигән сүз түгел), сыйфат буенча кулланучылар күпкә отарлар иде, диләр.

Шулай да бүген иң күп сорау чардуганнарга икән. “Якын-тирәдәге 100 километр радиуста бездән сорыйлар, алалар дисәң дә, арттыру түгел, – дип дәвам итә Элнар Шакирҗанов. – Татарстан районнары гына түгел, Ижевск, Можгалардан кадәр киләләр, илтеп бирү мумкинлегебез дә бар. Киләсе елга зур кибетләр челтәрләренә чыгачакбыз, бүген бу эш башланды инде. Бездә чардуганнарның 46 төрле ассортименты бар. Димәк, 46 төрле бәя (2900 сумнан башлана). Һәркем үзенә ошаганын сатып ала, заказ бирә ала. Кибетләрдән, арадашчы, алыпсатарлардан алганчы, бездән – заводтан килеп алсалар, кешеләргә очсызга да чыга, ышанычлы да була. Даими клиентлар буларак, без чималны җитештерүчеләрдән шактый очсыз бәягә юнәтәбез, бу кадәресе бәяләрдә дә чагылыш таба. Сыйфат мәсьәләсе дә бездә беренче урында”.

Заказчы-клиентларыбызга уңайлы булсын өчен төрле түләү тәртибе белән эшлибез, диләр биредә. Аерым сатып алучылар белән дә, төзелеш оешмалары белән дә, дилерлар белән дә хезмәттәшлек итәләр. Төп акцент серияләп продукция чыгаруга юнәлтелгән.

Моңа кадәр әзер продукцияләрне үзләренең кибетләре аша да сатканнар. Әлегә илдәге вәзгыятькә бәйле рәвештә ул 30 апрельгә кадәр ябылган, шунлыктан, завод аша эшләргә мәҗбүрләр. Бу чорга аерым төр товарларга бәяләрне төшергәннәр, илтеп бирү дә бушлай, диләр.

Озакламый бистә үзәгендә – “Нур” кибете каршында яңа форматтагы кибетләре – “Строймаркет” ачылачак, анда “Корыч йорт” җитештергән бөтен төр продукцияне, алардан тыш та күп төрле товарлар сатып алырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы

    Теги: эшмәкәр