Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Староста булса, шундый булсын!

"Сәрдегәнлеләрнең Илдардан бәхете булды. Карале, ничә еллардан бирле авылларын бер йодрыкка туплап, берләштереп тора бит!" - авылдашым, элекке укытучым Рауза апа Зиннәтуллина

"Сәрдегәнлеләрнең Илдардан бәхете булды. Карале, ничә еллардан бирле авылларын бер йодрыкка туплап, берләштереп тора бит!" - авылдашым, элекке укытучым Рауза апа Зиннәтуллинадан бу фикерне әллә ничә тапкыр ишеткән булды. Салавыч Сәрдегәнендә яшәүче уртак танышыбыз, райондашларга Яңгул сепараторлык пункты мөдире буларак билгеле Илдар абый Саттаров турында олы хөрмәт белән, сокланып әйтә ул аны. Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибәгатуллин да Илдар абый кебек авыл старостасы, авыл советы депутаты булу җирлек башлыгы өчен дә зур бәхет булуын яшерми. "Бик авторитетлы, авылдашлары арасында сүзе үтә, бергә сөйләшәләр, киңәшләшәләр, уртак фикергә киләләр. Шул арада бергәләшеп эшләп тә куялар. Авыл халкын берләштерүдә чыннан да аның роле бик зур. Бөтен кешенең фикерен дә, сәләтен-осталыгын да белә, һәркемгә "юл" да таба белә. Чын мәгънәсендә авыл патриоты, аны яшәтү, ныгыту өчен үзе дә тырыша, башкаларны да битараф калдырмый. Безнең Сәрдегән авылы, мөгаен, менә шуңа да бик бердәмдер инде ул", - ди башлык. Илдар абый турында тулырак газетабызның алдагы санында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Салавыч Сәрдегәне авылы