Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өстенлекләр булганда нигә хезмәт итмәскә

Мәктәптән соң уку йортларында укып яки армиягә барып кайтканнан соң үзен кая куярга белмичә, эш таба алмыйча, әти-әнисе өстеннән ашап-киенеп яшәүче егетләр бик күп. Нигә әле көче ташып торган егеткә берничә ел гомерен контракт нигезенә армиядә хезмәт итеп, киләчәк тормышы өчен нык кына нигез салмаска?!

Ә бит Россия армиясе моның өчен зур мөмкинлекләр тәкъдим итә. Тиешле армия хезмәте срогын тутырып кайткач, тагын бер ел контракт буенча хезмәт иткән инде күкрәген өч хәрби медаль бизәүче Балтач егете Марсель Абсаттаровны гына алыйк.

- Марсель, яшерен-батырын түгел бүген күп әти-әни баласының мондый адымын хупламый, синекеләр дә каршы килдеме?
- Әни башта каршы булды. Яхшылап аңлаткач, ризалык бирде. Чөнки хәрби хезмәтне һөнәре итеп сайлаучыларны дәүләт бик тә кайгырта, югары бәяли бит. Менә тагын контракт килешүе төзергә җыенам.


- Бу юлы әти-әниең каршы килмәсләрдер инде.
- Юк. Өйдә эшсез ятканчы, анда баруның файдасын белеп торалар хәзер. Монысында күбрәк хезмәт итеп, фатир сатып алып булмасмы дип хыялланам.
- Хезмәт хакы шул кадәр күп бирәләрме әллә?
- Беренче көннән үк бик зур хезмәт хакы түлиләр дип әйтә алмыйм, әмма ул 20 мең сумнан башлана. Кыр өйрәнүләрендә катнашкан өчен һәм башка бик күп өстәмәләр языла. Ел ахырында премия бирелә. Кыскасы, канәгатьләнерлек хезмәт хакы алып, шуның өстенә ашауга, киемгә акча тотмыйча хезмәт итәргә була.

Чыннан да, контракт белән хезмәт итүнең өстенлекләре күп булып чыкты. Беренчедән, хезмәт итә башлаган көннән торак белән тәэмин итәләр. Теләгән кеше хәрби шәһәрчектә яши. Гаиләсе булса аерым фатир бирелә. Инде шәһәрдә фатир яллап яшәсәләр, аның чыгымнары каплана. Инде 6 ел хезмәт иткән икән карточкасына Оборона министрлыгы 3,5 миллион сум акча күчерә.

Бу суммага Казанда әйбәт фатир сатып алырга була. Бүгенге көндә кайсы оешма әле үз хезмәткәренә бушлай фатир бирә ала? Икенчедән, бушлай югары белем алу мөмкинлеге тудырыла.

Медицина хезмәтеннән контрактчы үзе дә, гаиләсе дә бушлай файдалана. Дәвалану тулысынча бушка. Контрактчы зыян күргән очракта аңа иминият акчасы түләнә. Контракт гадәттә өч елга төзелә. Ә инде икенче срокка калырга теләгән очракта, фатир сатып алу өчен 3 миллион 500 мең сум акча бирелә.

Кулга түгел, ә Россия Федерациясенең Оборона министрлыгы түләп бара. Ун елдан соң ул фатир контрактчының үзенә кала. Шул вакыт тулмыйча хәрби хезмәттән китсә, калган акчасын үзе түләп бетерә. Акча җыелып барып, соңыннан фатирны башка урыннан да сатып алырга була.

Моннан тыш киенү, туклану бушка. Елга 60 көн ял бирелә. Юл бушка. Ял итәргә барырга теләгән очракта да, үзенең генә түгел, гаилә әгъзаларының да юл чыгымнары түләнә. 1 ел хезмәт 3 елга саналып, җиде елда пенсиягә чыгу мөмкинлеге бар.

Контракт төзергә җыенучыларга карата таләпләр: 19-35 яшьтәге, гомуми урта (тулы) белемнән ким булмаган, медицина тикшерүе хәрби хезмәткә яраклы яки аз гына чикләүләр белән яраклы дип тапкан, физик әзерлекле ир-егетләр.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250