Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әстәгәфирулла! Фәкыйрьлекне автомат рәвештә билгеләячәкләр

Россия Пенсия фонды илнең сигез төбәгендә, шул исәптән Татарстан Республикасында, фәкыйрьлек чигендә яшәүчеләрне автоматик рәвештә ачыклау технологиясен сынап караячак.

Пенсия фонды рәисе Антон Дроздов шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Бу эксперимент керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләр санын киметү буенча сынау проектында катнашкан төбәкләрне колачлар дип көтелә.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, Татарстаннан тыш, әлеге төбәкләр арасында Кабарда-Балкар Республикасы, Приморье крае, Иваново, Липецк, Түбән Новгород, Новгород һәм Томск өлкәләре бар.

Антон Дроздов ачыклык керткәнчә, технология уңышлы дип табылган очракта, аны федерациянең барлык субъектларына таратачаклар.

Моңа кадәр социаль блокка кураторлык итүче РФ вице-премьеры Татьяна Голикова 2018 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә фәкыйрьләр саны кимүе хакында белдергән иде.

Фото: ok.ru
https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/10/187805/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев