Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Стипендия ияләре

11нче ноябрь көнне Казанның «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында «Авылның 100 талантлы бала­сы - 2011» акциясенә йомгак ясалды.

Өч ел дәвамында уңышлы үтүче әлеге акция быел да зур оешканлык белән узды. Әлеге еллар агымында актив катнашып килгән мәктәп директорларын да хөрмәтләп, олуг бүләкләр тапшырдылар. Бу бәхеткә республиканың бары биш мәктәбе генә лаек бул­ды. Шулар рәтендә Балтач урта мәктәбенең дә булуы безнең өчен зур шатлык.

Пыжмара урта мәктәбеннән Гөлназ Әлтәпова (укытучысы Валентина Закирова), Нормадан Илфат Йосы-пов (Ләйсән Гатауллина), Балтачтан Булат Карипов (Елена Шәйхиева), Карадуганнан Ирек Рамазанов (Рәҗәп Фәткырахманов) һәм Түнтәрдән Җәүдәт Шәрәфиев (Рәфхәт Зарипов) бер ел дәвамында ай саен «Татфондбанк»ның 1 мең сум күләмендә стипендиясен алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250