Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Стройград» – абруйлы оешма (+фото)

Эшнең сыйфаты – мөһим таләп Райондагы торак пунктларның, шул исәптән район үзәге Балтачның социаль йөзен, яңарышын төзелешләр билгели. Районда төзелешләрнең туктап торганы юк. Социаль, мәдәни, көнкүреш, коммуналь хуҗалык объектлары, торак, юллар, электр-газ линияләре төзелә һәм федераль программа нигезендә күпфатирлы йортлар ремонтлана. Бүген барлык юнәлешләр буенча да объектларда эш кайный. Эшнең сыйфаты, һәрвакыттагыча, мөһим таләп булып кала.

Төзүче һөнәре – җәмгыятьтә иң кирәкле, иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе. Аның нәтиҗәсендә ил, төбәк, шәһәр-авылларның кабатланмас йөзе, халыкның тормыш дәрәҗәсе чагыла. Төзүчеләр кулы белән салынган объектлар халыкның тормышын тагын да уңайлы итә. Шушы армас-талмас куллар планлы төзелеш алып бара, капиталь ремонт үткәрә һәм социаль әһәмияткә ия объектларны реконструкцияли, урам, паркларны төзекләндерә. Аларның тырышлыгы белән Балтачыбыз дә көннән-көн матурлана. Бу зур эштә «Стройград» оешмасының да өлеше бар.

«Стройград» – Балтач һәм районда торак, иҗтимагый-мәдәни объектлар төзелешендә, төзекләндерү эшендә актив катнашучы оешма, абруйлы коллектив. Шуңа да һәрвакыт заказлар белән тәэмин ителгән.

– «Стройград»та барлыгы 25 эшче-хезмәткәр исәпләнә. Сезон вакытында вакытлы эшкә тагын 50 эшче җыябыз. Башкарган эшләргә килгәндә, күреп торасыз, безнең эшнең нәтиҗәсе булып, Балтач гимназиясендә төзекләндерү эшләре  бүген тәмамлану алдында. Гыйнвар аенда башланган эшнең соңгы штрихлары эшләнә. Безнең өчен иң мөһиме – төзелешне мөмкин кадәр иртәрәк башлап, объектны үзвакытында, югары сыйфатлы итеп, лаеклы тәмамлау, – ди оешма җитәкче Наил Сафиуллин.

Оешма, аның эшчәнлеге, бәйрәм алды кәефләре хакында "Хезмәт" газетасының 31нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев