Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Студентлар десантын Балтачыбыз җылы кабул итте (фото)

Егет-кызлар районыбызда узган чараларда актив катнашты.

Узган атнада районыбызда Идел буе федераль округы студентлар отрядларының округ штабы иреклеләр акциясен үткәрде. Студентлар десанты бер атна дәвамында районда игелекле эшләрдә катнашып, үзләре дә концертлар оештырдылар.

— Безне җылы кабул иткән Балтач районы җитәкчелегенә һәм халкына зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә, — диде Идел буе федераль округының студентлар отряды вәкиле Сөмбел Латыйпова.

Студентлар отрядлары вәкилләре мастер-класслар, интеллектуаль квизлар, мәктәп укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүче очрашулар уздырдылар, ветераннарга ярдәм иттеләр, социаль әһәмияткә ия объектларны җыештыру һәм төзекләндерүдә катнаштылар, концертлар оештырдылар.

Егет-кызлар шулай ук районыбызда узган чараларда да актив катнашты. Г. А. Сидоров истәлегенә үткәрелгән спорт ярышлары, «Төнге чаңгы юллары», керлинг ярышлары, «BroomBall» кышкы уеннарында катнашу бик матур тәэсирләр калдырды, диде алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: студентлар