Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Студентларга белем бирү форумы" кайтавазы... яки Гөлгенә нәрсәне сагынып искә ала?

"Кемнәр булыр? Дуслар таба алырмынмы? Ни көтә мине анда?" - дигэн уйлар белән шушы форумга киттем мин.

Казаннан безне зур автобуслар белән Югары Осланга озаттылар. Матур табигать, тау якларының матурлыгына сокланып барып юлдагы вакыт сизелмәде дә. Автобуслардан төшүгә безне матур, табигать кочагында (Идел елгасы янында) урнашкан лагерь көтә иде. Тезелеп киткән палаткалар... монда икенче дөнья, башка сулыш... таныш түгел тормыш... Беренче күрешу, танышу, үз командаңны табу... Сөенечкэ, анда шундый гади, ачык, сойлэшучэн яшьтәшләрем белән туры килдем.

Форум ачылу тантанасы белән башланып китте. Президент РМОО «Лига Студентов Республики Татарстан» – Элькин Эскендеров үзе безне каршы алды.

Безнең көндәлек 9:00 сәг.тән 13:00 гэ кадәр уку вакыты булды. Безгә төрле -төрле тренерлар килде. Алар студентларның нинди хокуклары бар икәнен, без студентлар үзидарәсе аларга ничек булыша алабыз, администрация белән ничек яхшы мөнәсәбәт булдыру өчен киңәшләрен бирделәр. Күп төрле проектлар тозедек. Төштэн соң узең телэгэн тренерларга барып мастер класс карый ала идек. Кичке вакыт та бушка узмады. Бик күп жырчылар килде, дискотека, үзебез дә сәхнәдә чыгышлар ясадык.

Форумның һәр минуты кызыклы, файдалы булды дип чын күңелдән әйтә алам.

Үземне спикер буларак та сыный алдым.

Иң кызыгы палаткада йоклау булгандыр мөгаен, әллә ничә кат киенеп, йокы капчыкларына кереп ятып йоклавы... һәр мунутны, һәр мизгелне сагынып искэ алам...


Гөлгенә Галимова.

АВтор фотосурәтләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: форум