Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Су басса, бассын, хәвеф-хәтәр генә булмасын”, ди ел саен ташуда зыян күрүчеләр

Районыбызда берничә авыл ел саен язгы ташуда азмы-күпме зыян күрә. Кемнәрдер өчен язгы романтика булган ташу чорын алар ел да шикләнеп, сагаеп, үзләренчә чаралар күреп каршы ала.

Б исемлектә беренче урында торган Борнак авылында, Шушма елгасы һәм авыл аша узган инеш ташып, ике урамда яшәүче дистәгә якын хуҗалыкка елның-елында шактый гына мәшәкатьләр тудыра.

– Бер генә елны да су керми калганы юк, – ди Борнакның Ачы ягы дип йөртелүче өлешендә яшәүче 76 яшьлек Әлфия апа Габделхакова. – 1970 елда салган өй бу, шуннан бирле ел да бер үк хәл. Күченсәк, ул чакта югарырак менәргә дә урын бар иде, әни белән икебезнең генә яңа өй салырга көчтән килмәде шул. Әти-әниләрдән калган нигез дип, яшәдек тә, яшәдек инде. Шушмага терәлеп диярлек торабыз, элек бит шул елга белән яшәдек, хәзер генә таллар басып бетергәч, елгага төшеп булмый. Ташу вакыты бер генә бит дип тә яшәлгәндер инде. Күп елны су көн ярым гына тора, аннан “китә”. 2012 елда гына ун көн торды, менә ул елны нишләргә дә белмәдек инде. Чаралар дип, үзебезчә күрәбез инде. Иң башта бәрәңгеләрне чыгарабыз, быел да чыгардык. Су керә башлау белән чабышабыз инде. Кинәт керә башлый да, шул арада басып та ала бит. Безнең урамда су ике йортка керә. Без үзебез сыерны ишек алдындагы гаражга күчерәбез, су керә башлагач, башка малларга абзар эчендә күтәртмәләр ясыйбыз, тавыклар кетәклектә тора, йомырка салырга урыннар куябыз. Сарыкларның тиресен түкми торабыз, алар әнә шуның өстендә кала... Ишек алларын, мунчаларны да баса су. Озын кунычлы балыкчы итеге белән йөрибез. Ашлыкларны да күчерәбез, кайберсенә өлгерми дә калабыз. Әрәм әйберләр күп була инде. Су киткәч, ләмен җыештыруы гына да чын бәла. Мунча сайгакларын да ел да алыштырасы була. Стеналар да тиз генә кипми, каралты-кура тиз туза инде... 2012 елда ташу көчле булды дигән идем бит, аннан да көчле вакытлары булды, бәрәңгеләрне, әйберләрне бер елны каеклар белән ташыдык. Бакчалар су астында калса да, башкаларныкы рәтенә өлгерә, бәрәңге утыртырга тилмереп тормыйбыз. Киләләрме, дип, авыл җитәкчеләре килеп, карап китә инде. Страховойлары да аз-маз чыга инде... Язга чыкканнан ташу үткәнче барыбер күңел тыныч тормый инде.

УТРАУ БУЛЫП БҮЛЕНЕП КАЛАБЫЗ

Борнакның Аргы ягында яшәүчеләргә дә шул ук инеш һәм Шушма елгасы зыян сала. Алар шушы урында “очрашып” ташу чорында биш хуҗалыкны “камалыш”та калдыра. Дөрес, хәзер инде ике йорт хуҗасыз калган.

Биредә яшәүчеләрнең берсе – Хатирә апа Мөбарәкшинага да: “Нишләп бер кая да күчмәдегез, ничек курыкмыйча яшисез?”– дигән шул ук соравымны бирдем. Ул да: “Шушында яшәлгән, бу бит минем 1964 елда килен булып төшкән нигез, – дип җавап бирде. – Яңа өйне дә шушында салдык әле, үзебез шунда башка чыктык, улларым төп йортта калды (димәк, су баса торган өч хуҗалыкның икесе Мөбарәкшиннарныкы булып чыга...)

– Ел саен биш хуҗалык утрауда калабыз, хәзер генә икесендә кеше яшәми инде. Ярый әле, Равил Закиров рәис чакта инеш аша асылмалы күпер салдырган иде, шуннан йөрибез, дөньядан бөтенләй үк аерылмыйбыз диюем. Ул күпер дә туза башлагач, бер елны үзебезнекеләр сайгакларын алыштырып, ремонтладылар. Бездә су кермәгән бер генә урын да калмый дисәң дә була. Өйдә паласларга ук менеп җитми, әмма өй астына, идәнгә тиям-тиям дип керә инде. Абзар-кура, мунча да су эчендә кала. Озын кунычлы балыкчы итеге белән йөриләр инде. Без дә шул мал-туарга күтәртмә ясыйбыз, җайлы түгел инде, малларга печән-саламын да төшерергә, ашатырга да кирәк. Һай, аның ләмнәрен җыештыруы! Стеналарның кипкәнен көтеп, ярты җәй үтә... Җәй көне бездә бик матур шул, язы гына яман менә. Әй, бер генә атна бит ул, шунысына түзсәк, җәй буе рәхәттә яшибез дибез. Чыны шулай. Тузан да юк, тавыш-тын да... Мал-туарга шулкадәр иркенлек. Башта дамба булмаганда бу тирәләрне бөтенләй су басмаган, хәзер су торбага сыеша алмыйча баса диләр... Без моңа ияләнгән инде дисәк тә, 1979 елгы язгы ташу бик көчле булган иде, әле дә исләремә төшсә, тыннарым кысыла. Ул елны мин өч игезәк бала тапкан идем, берсе үлде, икесе тугыз айлык иде. Шул балалар белән каекта теге якка чыктык... Бөтен әйберләрне ташыдык, сыер-бозауны да алып чыктык... 2012дә дә шактый көчле булды, озак та торды. Аның каравы, үткән ел бөтенләй ташу булмады. Үз гомеребездә беренче мәртәбә шундый хәл булды ул. Су ташыса, ташысын, хәвеф-хәтәре генә булмасын, дибез инде.

Гөлсинә ГАРИПОВА

PS.Районда, билгеле, ул чорга аерым штаб төзелә, ашыгыч чаралар да күрелә. 2012 елда, мәсәлән, безнең Яңа Салавычны су басудан, ике авыл арасындагы дамбаны “өзелү”дән саклап калу өчен ике тәүлек буе чаралар күрделәр. Казаннан МЧСлар килеп, бозларны шартлаттылар, өстәмә дамбалар өйделәр, иске күперне сүттеләр... Нәтиҗәдә исән-имин калдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: су басу