Су кадерен... сусыз белә
Сөйләшүнең төп темасы күпләрне борчый торган бистәне һәм авылларны су белән тәэмин итү, янгын куркынычсызлыгы темалары иде
Хәтерегездә булса, 2018-2019 елларда газетабыз битләрендә «Түрдәгеләр ни диде?» дигән рубрика астында ай саен «Түгәрәк өстәл» сөйләшүләреннән язмалар дөнья күрде. Аларда без укучыларыбызны, райондашларны борчыган күптөрле проблемаларга бергәләп җавап эзләргә тырыштык.
Үткән елгы пандемия сәбәпле тукталып торган әлеге рубрикабызны яңартырга булдык. Бу сөйләшүнең төп темасы күпләрне борчый торган бистәне һәм авылларны су белән тәэмин итү, янгын куркынычсызлыгы темалары иде. Сөйләшүне гадәттәгечә, баш мөхәррир Вакыйф Зәкиев алып барды.
В.З.: – Су проблемасы бистәдә дә, авылларда да моңа кадәр дә бар иде инде ул. Әмма быел ул үзен иртәрәк сиздерде. Май аенда булган эссе, коры көннәр, шундый көндә Балтач бистәсендә булган янгында ике йортның көлгә әйләнүе күпләрне борчуга салды. Социаль челтәрләрдә бу турыда бер мәгълүмат булса, артыннан бик күп комментарийлар языла. Бөтен кешене дә борчый торган проблема бу. Бүгенге сөйләшүнең инициаторы буларак, Айрат Шәкертҗанович, сүзне сездән башлыйк әле.
Айрат Низамиев – район прокуроры: – Май аенда шушы проблемалар буенча безгә телефоннан шалтыратучылар да, коллектив мөрәҗәгатьләр дә бик күп булды. Проблеманың барлыгын, җитдилеген бар кеше дә аңлый, бүгенге көндә нәрсә эшләп була, вәзгыять нинди – халыкка шуларны аңлатырга, мәгълүмат җиткерергә кирәк. Статистикага күз салсак, ул бездә генә түгел, быел республикада да шактый борчуга сала торган: май уртасына булган саннарны карасак, быел янгыннар үткән елның шул чорына караганда 80 процентка үскән һәм аларда кешеләр зыян күрү, үлү очраклары да күпкә артык. Районда да быел шушы вакытка 19 янгын очрагы булган, үткән ел бу сан 9 гына. Ике кеше зыян күргән. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү юнәлешендә бар җаваплылык авыл җирлекләрендә. Хәзер менә балаларның җәйге каникуллар чоры башланды. Әти-әниләр дә игътибарлырак булса иде. Су белән тәэмин итүгә килгәндә, бу мәсьәлә буенча күп шикаятьләр килде. Халык зарлана: төнге унбердән соң су җыябыз, кер юабыз, диләр. Тикшерүләр үткәрәбез, кисәтүләр (представлениелар) җиткерәбез. Саба янгын күзәтчелеге вәкилләре белән берничә авылда йөреп чыктык, куелган гидрантларның да төзек булмаганнары, эшләмәгәннәре бар.
Илфат Сәгъдиев – район башкарма комитетының төзелеш һәм архитектура бүлеге мөдире: – Районыбызда ел саен «Чиста су» республика программасы нигезендә 20-30 миллион сумлык эш башкарыла. Республикадагы башка районнар белән чагыштырганда аз сан түгел бу, тик җитәрлек тә түгел, кызганычка. Чепья, Куныр, Пыжмара якларында соңгы елларда бу уңайдан күп эшләнде. Быел Кече Лызи, Бөрбаш авылларындагы трассаларны алыштырып бетерсәк, Балтач бистәсенең бер өлешенә керешәчәкбез. Балтач, Норма, Яңгул авылларында проблема бик кискен. Балтачның үзенә генә дә 40 миллион сумлык проект эшләнде инде. Акчалар күп бүленми. 5әр миллионнан эшләп барсак та 8 ел кирәк булачак дигән сүз бу. Район җитәкчелеге бу уңайдан сөйләшүләр алып бара, юлларын эзли. Аерым бер программа буларак кертеп булмасмы икән дибез. Беренче чиратта шушы өч җирлек тора.
Рәшит Гарәфиев – торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе: – Быел су проблемасы иртәрәк һәм бик кискен килеп чыкты. Әле башка елларда май аенда без булган аварияләрне төзәтеп, торбаларны гына алыштыра идек. Туң киткән чор безнең өчен болай да мәшәкатьле, проблемалы иде. Ә быел боларга көннәрнең эссе, коры торуы, кешеләрнең ике атна ялда булуы сәбәпле, су җитмәү проблемасы да өстәлде. Тиз арада графиклар төзеп, су бирүне көйли алдык. Соңгы көннәрдәге яңгырлар да билгеле, ярдәм итте. Кемнәргәдер бәлки бу проблеманы хәл итү, көйләү булып та тоелмас, әмма әлегә эшләп була торган бердәнбер дөрес, кулай вариант бу.
А.Н.: – Балтачның үзендә краннан килгән су барыбер эчәргә яраклы түгел, бәлки резервтагы чыганакларны җибәрергәдер? Икенчедән, сездә алдан-ала, әйтик, көздән үк шушы чорга әзерлек йөзеннән өстәмә чаралар күреләме? Авария, ремонт булган очракларда, су бетәсен алдан әйтмиләр, кисәтмиләр дип тә зарланалар. Моны да эшләргә кирәк.
Р.Г.: – Аварияләргә алдан әзерләнеп-кисәтеп булмый, әмма җәйге чор өчен алдан-ала запасланабыз, аз да эшләнми. Быелга чыккач кына да унбер насосны алыштырдык инде. Бер насос 50 мең сум тора, ел да ун насос-ны запас тотабыз. Җәйгә өстәмә резервларны да кушабыз, кыш көне, әйтик, 22 скважинаның 7се генә эшләсә дә су җитә, җәй башыннан исә бөтенесен эшләтәбез, инде мех әйберләр фабрикасының, «Сорнай» хуҗалыгының скважиналарын да файдаланабыз, болар белән әлләни үзгәрми, кызганычка. Торбаларны, су челтәрләре системаларын алыштырмый торып, бу проблеманы барыбер хәл итеп бетереп булмаячак. Безнең бюджетта ремонт эшләре генә каралган, трасса тишелсә ямау... Авария булган чакта без мәктәп, балалар бакчалары, хастаханәне телефоннан кисәтәбез.
В.З.: – Редакциягә дә хәбәр бирсәгез, инстаграм, Вконтакте, башка төркемнәр аша минуты-секунды белән халыкка җиткерәчәкбез.
Р.Г.: – Тагын шунысын да әйтим әле, бүген халыкка трассадан бирелгән су ул янгын сүндерү өчен түгел. Бу очраклар өчен Шушма елгасында аерым мөмкинлекләр булдырырга иде.
А.Н.: – Бу теманы өйрәнергә кирәк, аның үзенең таләпләре бар, янгын сүндерү машиналары тулы су белән дә куркынычсыз менә алырлык шартлар булырга тиеш. Бәлки үзара салым акчаларын шушы максатка тотаргадыр, хуҗалыкларны да бу эшкә тартырга кирәк.
В.З.: – Безгә килеп ирешкән зарларда кемнәрдер су өчен түли, ә кемнәрдер түләмичә генә рәхәтләнеп бакчаларына сибә дигән фикерләр дә бар.
Р.Г.: – Безнең хезмәткәрләр тикшерә, штрафлар да сала инде. Күләме дә аз түгел, законсыз су кулланган өчен 24 мең сум штраф каралган. Әмма бу хәлгә чик куелды дип әйтеп булмый. Эссе көннәр башлануга, рейдлар санын арттырачакбыз.
А.Н.: – Күп катлы йортларда яшәүчеләрдә су проблемасы бармы? Бакча-мунчалар өчен нинди тәртиптә судан файдаланалар?
Фәрит Ибраһимов – «Идарәче компания» ширкәте директоры: – Зур проблемалар бар димәс идем. Һәркайсы аерым программа, аерым килешүләр нигезендә башкарыла. Кыш көне Таң урамындагы 2 номерлы йортта проблема килеп чыкты. Бер фатир хуҗасының җавапсызлыгы аркасында бөтен йортта яшәүчеләр берничә тапкыр зыян күрде. Киләсе кышка кадәр әлеге проблеманы хәл итү юлларын эзлибез, бу бик катлаулы очрак.
В.З.: – Белүебезчә, Норма җирлегендә дә су проблемасы юк түгел...
Радик Шәрипҗанов – Норма җирле үзидарә башлыгы: – Су белән тәэмин ителеш бик начар димәс идем. Дөрес, бу юнәлештә ел саен эшләп торсак та, әлегә проблема тулысынча хәл ителгән дип булмый. Нормада кышын ике йортта трасса ката торган гадәт бар, Кариледә дә трассалар яңа түгел...
А.Н.: – Район башкарма комитетына проблемаларыгызны конкрет күрсәтеп, хатлар язганыгыз бармы? Үткән ел, мәсәлән, исполкомга бер генә авыл җирлегеннән дә бер генә шундый хат та килмәгән. Авыл җирлекләре башлыкларына проблемалар турында халык белән ачыктан-ачык сөйләшү җитми, шулай ук эшләгән эшләрне күр-сәтү, аңлату да елга бер мәртәбә отчет җыеннарында санап чыгу белән чикләнә. Урыннарда тиешенчә эш барса, безгә, торак-коммуналь хуҗалыгына шушы кадәр шикаять, моң-зар килмәс иде.
В.З.: – Норма–Балтач арасындагы яңа йортларда да су проблемасы бар...
И.С.: – Балтач бистәсе проектына әлеге урамнар да кертелгән. Быелга өлгермәсә дә, киләсе елга бу проблема хәл ителер дип өметләнәбез.
В.З.: – Су проблемасы иң зур булган авыллар арасында Яңгул да бар.
Ранил Габдрахманов – Яңгул җирле үзидарә җитәкчесе: – Проблемаларның барысы да трассадагы торбаларның тузган булуына барып тоташа. Бездә 1960 елларда салынган трасса кулланышта. Яңгулда без 5 кенә гидрант куя алдык, алары да тиешенчә эшли алмый, чөнки аларга су килә, тик басымны арттыра алмыйбыз, басымны арттырсак, трасса «бәрә». Торак-коммуналь хуҗалыгы ремонтчылары бездән кайтып керми дисәң дә була инде. Миңа кадәр үк инде авыл җирлеге тарафыннан тиешле урыннарга хатлар-үтенечләр җибәрелгән, безнең проблеманы беләләр, хәл итү юлларын эзлиләр, чират җиткәнен көтәбез. Шәхси хуҗалыкларда коелар да бар, инештән насос белән кудыручылар да шактый. Авария булуга, ремонтлатырга тырышабыз – авыл сусыз утырмый... Мин үзем Яңгулның иң биек ноктасында яшим. Су килүен килә, душта су бик акрын инде. Янгын куркынычсызлыгына килгәндә, «Яңа тормыш» хуҗалыгы бу уңайдан шактый саклык чаралары күрә: бөяләр бөялгән, Яңгулда 10 тонналы, Көшкәттә 5 тонналы су тулы цистерналар дежур тора, аерым тракторчы билгеләнгән.
В.З.: – Сусызлык белән янәшә халыкны борчый торган янгыннар темасына да тукталыйк әле. Аларның күбәюе халыкны куркытса, янгын сүндерү машиналары сусыз килде диеп зарланучылар да бар...
Рафил Шәрәфетдинов – дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторы: – Дөресен әйтергә кирәк, күпчелек янгыннар халыкның ваемсызлыгыннан чыга. Районда булган 19 янгынның 80 проценты электр чыбыгыннан. Бу үзе сөйләшү өчен аерым бер тема. Без санаулы хезмәткәрләр тикшереп кенә вәзгыятьне үзгәртә алмыйбыз, халык үзе дә бераз гына саклык чараларын күрсен иде. Әле күптән түгел Балтачта булган янгында бер күршеләрен нәкъ менә зур савытта җыйналган су белән коткарып калып булды. Мөмкин булганча, су запасын өзмәскә, зур савытлар белән сакларга иде. Янгыннарны кисәтүнең тагын бер ышанычлы ысулы дип без кисәтүче җайланмалар куярга тәкъдим итәбез. Алар алмаслык бәядә түгел: 300-350 сум. «Мегаом» оешмасы аша хәл итәргә була. Янгын сүндерү машиналары сусыз килде дигәннән, алар берничек тә буш килә алмый, чөнки депода алар һәрчак тулы, әзерлекле тора. КамАЗларга 8 тонна су сыя, ике җиңсә белән сиптергәндә бу су 6-7 минутка җитә. Сәбәп шунда гына.
В.З.: – Айрат Шәкертҗанович, сөйләшүне сез башладыгыз, аңа йомгак та ясасагыз иде.
А.Н.: – Бик файдалы очрашу булды бу, халыкка да шактый мәгълүмат бирдек, аңлата алдык дип саныйм. Мондый мәгълүматларны даими җиткереп торырга, газета укымый торган кешеләргә дә барып җитүен тәэмин итәргә иде. Бу мәсьәләләр, бу проблемалар авыл җирлекләре карамагында. Янгын куркынычсызлыгы буенча күп авылларда белешмәләр (памяткалар) өләшенде, бик әйбәт, кирәкле эш булды. Гомумән, халыкка бар яктан да мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат җиткерергә тырышырга кирәк. Авыл җирлекләренең, җаваплы кешеләрнең проблеманы белүен, аңлавын, нәрсәдер хәл итәргә тырышуын күреп, кешеләр тынычланыр, төрле инстанцияләргә шикаятьләр язмас иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев